Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Басылганнар эзеннән

Балаларга яңа тормыш бүләк иткәннәр

“Авангард” газетасының 2004 елгы төпләмәсен караганда минем игътибарны Кече Шәмәктән ирле-хатынлы Людмила һәм Александр Шумиловларның ике баланы уллыкка алуы турындагы мәкалә җәлеп итте.

(Тәтеш, 17  март, “Тәтеш таңнары”). Мин бу гаиләнең язмышы ничегрәк дәвам итүе белән кызыксынырга булдым. Баксаң, алар элеккечә үк шушы авылда яшиләр икән.

– Мин үзем Яр Чаллыдан, Александр белән дә шунда таныштым, ул училищеда укый иде, – дип сөйли Людмила Петровна. – Аны ике ел армиядән көтеп алдым, аннары өйләнештек, шәһәрдә яшәп калдык, шулай да 1999 елда бирегә, иремнең кече ватанына кайттык, ул чагында инде Оксананы тәрбиягә алган идек.
Шумиловлар гаиләсе авыл җиренә тиз күнеккән. Эш сөючән яшь пар йорт төзегән, мал-туар асраган, ире – шофер булып, хатыны җирле автозаправка станциясендә эшләгән, аларның барысы да көйле барган. 
– Ирем белән сөйләшеп, киңәшләштек тә, тагын балалар алырга булдык. Тик бу алай ук җиңел генә килеп чыкмады: балалар йортында зур чират иде, өстәвенә, булачак ата-аналар сабыйларны җентекләп сайлыйлар. Район мәгариф бүлегенең уллыкка алу бүлегендә безгә бик булыштылар, документлар исемлеген бирделәр, аларны ничек дөрес итеп тутырырга кирәклеген киңәш иттеләр. Һәм могҗиза булды – бер айдан соң безне балаларны күрергә чакырдылар. Данилны алып чыктылар, аңа 1,4 яшь иде, ул шунда ук безнең янга килде, коңгырт күзләре төймәләр кебек балкып тора, нәни куллары белән мине кочып алды һәм җибәрмәде. Аннары тагын киттек, ирем ике яшьлек Егорга карап, болай диде: “Бу минеке”. Хәер баштарак бала куркып калса да, шулай да иремнең кулына барды. Шулай итеп без бергә яши башладык, олы кызыбыз Оксана үзенең туганнары булуына сөенде, аларны карады, уйнады, балалар бакчасыннан алып кайтты. Әлегә кадәр алар аны яратып няня дип йөртәләр.

Күп балалы ана белән аралашкач, мин бу гаиләнең башка балалар өчен дә ышанычлы терәк булуын белдем. Алар апалы-сеңелле Ирина белән Людмиланың, аларның абыйсы Маратның, аннары Лилия, Коля һәм Ксениянең опекуннары булганнар.

– Безнең тугыз бала һәм дүрт оныгыбыз бар, – диләр горурланып ир белән хатын. – Туганнар барысын да сөенеп каршыладылар, иремнең әнисе Вера Александровна алар өчен әби һәм карт әби булды. Хәзер  барысының да үз шөгыле, эше бар. Егор Мәскәүдә эшли, Данил армиядә Новосибирскида хезмәт итә. Дөньялар катлау­лы, борчылам, ул шалтырата: “Борчылма әни, барысы да әйбәт, нибары дүрт ай гына калды, көтегез”, – ди.

Төрле гаиләләрдәге, төрле яшьтәге балаларны тәрбияләү өчен көч кайдан аласың дигән соравыма, хатын-кыз болай дип җавап бирә: 

– Алар сиңа ышансын өчен, һәркайсының җаен табарга кирәк. “Мин сиңа ярдәм итәргә телим, ә син миңа ярдәм ит, аңлау һәм ярату барысын да җиңеп чыгарга булыша” дип әйтәм.
Күп балалы ана ире Александр Петровичка теләсә кайсы мәсьәләне хәл итүдә булышканы өчен рәхмәтле.

– Әниләренең холкы йомшак, ә әтиләре ир-атларга ничек булырга кирәклеген аңлата. Ул тавышын күтәрми, күп сөйләшеп тормый, шулай да аның сүзе – төпле. Балаларны үзе булдыра алган һәр нәрсәгә өйрәтте, алар тормышта кирәкле барлык эшне беләләр, – ди ­Людмила Шумилова. 

Ә инде балаларга шалтыраткач, алар әти-әниләренә наз, кайгыртучанлык һәм мәхәббәт өчен рәхмәтле булуларын әйттеләр, ә иң мөһиме – алар бу гаиләдә үзләрен кирәкле итеп тоя алганнар.
– Һәм безнең бәхет тә шуларда, – дип кабатлыйлар Шумиловлар. – Без кирәк, безне яраталар, балаларга яңа тормыш бүләк итә ­алуыбызга чын күңелдән сөенәбез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев