Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Басылганнар эзеннән

Клуб яшь гаиләләрне берләштергән

“Тәтеш таңнары” газета­сының 2002 елгы төпләмәсен кулыма алам. 13 мартта басылып чыккан мәкаләнең фотосурәте тоныграк булса да, ул мине “Барысы да кышкы кичтә башланды...” дигән исеме белән үзенә җәлеп итте. Һәм шул еллар ­вакыйгасын беләсем килде.

(Тәтеш, 22  март, “Тәтеш таңнары”). 

“Бервакыт кыш көне, Тамара Михайловна Һәм Евгений Гаврилович Курковлар телевизор каршындагы уңайлы кәнәфигә утырып, яшьләрнең ялын кайда үткәрергә кирәклеге турында уйланганнар. Аларның үзләренә дә 25 яшь кенә булган,  авыл китапханәчесе Тамара Михайловна әлеге проблеманы бригадир булып эшләүче, ул вакытта аның өчен иң мөһиме җитештерү булган иренә караганда күбрәк аңлаган.  “Яшь гаилә” клубын оештыру идеясе шулай барлыкка килгән”, – дип яза автор Людмила Путятинская.

1987 елның 16 февралендә булган беренче утырышта совет сайланган, Устав кабул ителгән, утырышлар программасы расланган. Ул чагында әле заманча мәдәният йорты да булмаган, яшь гаилә клубы барлык чараларны да мәктәптә үткәргән. Тамара Куркова инициативалы яшь гаиләләрнең иҗатын кирәкле агымга юнәлт­кән. Үз һөнәренә тугры калган һәм бүгенге көнгә кадәр авыл китапханәчесе булып эшләүче Тамара Михайловнаның үзе оештырган чаралардан төшереп алынган фотолары һәм альбомы саклана. Клуб утырышлары әңгәмәләр, фикер алышулар, конкурслар, уен программалары рәвешендә узган. Гаилә тәрбиясе һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча уңай тәҗрибә киң җәелдерелгән. Бер генә сценарий да бер-берсен кабатламаган, Тамара Куркова аларны эшләү өстендә күп әдәбият укып, йокысыз төннәр үткәргән.

Тамара Куркова:
– Клубка килүчеләр һәр­вакытта бирегә йөрүчеләргә әверелделәр, мавыктыргыч, танып белүле һәм файдалы иде. Гаилә тормышында барлыкка килгән проблемалар турында фикер алыштык, балаларны тәрбияләү курсын уздык һәм, иң мөһиме, дуслаштык. Клуб советына минем барлык ниятләремне тормышка ашырган кешеләр керде. Карабаев Геннадий Львович диспут остасы булды. Әдәбият аз иде, фикер алыша алырлык әһәмиятле мәсьәләләр уйлап табарга кирәк иде. Геннадий Львович – күңелле, ягымлы кеше, педагог, клуб утырышларының алыштыргысыз алып баручысы булды. Кбез дә һәр чара, Раштуа, 23 февраль, 8 Март булсынмы, билгеләп үтелде. Биредә иҗади, артистлык осталыгы булган кешеләр – Галина Кильганова, Валентина Кудашова, Галина Прыткова, Татьяна Куркова, Елена Бехтина, Сергей Волков үзләренең талантларын күрсәттеләр. Барлык утырышлар да чәй табыны янында узды, һәм бездә гаилә ризыклары конкурсы үтте. Өч-дүрт ир-аттан торган жюри иң үзенчәлекле ­ризыкларны сайлап алды һәм без хуҗабикәләргә взноска җыелган акчага сатып алынган призларны бүләк иттек. Клуб безне бик берләштерде. Евгений Гаврилович ул вакытта авыл Советы рәисе булып эшли иде, аннары колхоз рәисе булды, аның янәшәсендә ­механизаторлар да, терлекчеләр дә, укытучылар да – вакытны күңелле итеп үткәрделәр. Утырышлар кичке 6дан төнге сәгать 11-12гә кадәр дәвам итте. Әгәр без элегрәк кышкы вакытта гына җыелган булсак, аннары инде безнең утырышлар җәен табигатьтә узды. Суда туп уен­на­ры уйнадык һәм барысы да билгеле бер тематика белән үрелеп ­барды. Безнең клуб  15 ел эшләде, юбилейга программа төзедек, алдагы ­барлык утырышларны искә ­төшер­дек, фотосурәтләрдән тәкъдим итү ­ясадык... 

Әлеге клубның әһәмияте авыл халкы өчен бик зур иде. Клуб безне бергә туплады, утырыш­ларны әлегә кадәр искә алабыз. ТР Мәдәният министрлыгына гаилә клубы турында материал җибәргәч, миңа “Иҗади эзләнү” премиясе бирелде. Клуб нигә ябылдымы? Унбиш ел – һәвәскәрләр берләшмәсе өчен зур вакыт, проект үзлегеннән бетте дип әйтә алмыйм, сәбәбе шунда, мин башка проект – мордвалар һәм авылыбыз тарихы турында мәгълүматлар җыю белән шөгыльләнә башладым. Берьюлы ике проект алып бару  авыр иде. 

Галина Кильганова:
– Гаилә клубы 15 ел эшләде. Шундый күп вакыт аралыгы, ул бай эчтәлекле, шулкадәр күңелгә ятышлы иде. Ул безнең өчен бик файдалы булды, без яшь идек, ә анда өлкәнрәк гаилә парлары да бар иде. Аларга карап без күп нәрсәләргә өйрәндек: алар бер-берсен яраталар, гаилә мөнәсәбәтләрен ничек булдырырга кирәклеген күрсәтәләр. Минем өчен бу зур дәрес, тәҗрибә булды. Гаилә очрашуларында күңел ачып кына калмадык, нинди дә булса конкурсларда катнаштык, танып белү дәресләре күп булды. Тамара Михайловна видео да күрсәтте, сөйләде дә, бирем дә бирде – без үзебез дә нинди дә  булса кызыклы нәрсәләр әзерләргә тиеш идек. Без һәрдаим табигатькә чыктык. Берничә гаилә парының Иделгә чыгуын хәтерлим әле. Командаларга бүленеп, уеннар оештырдык, учак яктык. Бервакыт Пищемарга бардык – ул минем кече ватаным. Бу онытылмаслык булды. Хәзер без очрашкан вакытта күзгә күренмәгән бәйләнеш, гомер буена җитәрлек ныклы җеп барлыгы сизелә. Клуб эшләми баш­лагач, без моңсуланып калдык. ­Безгә күңелле мохит җитмәде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев