Коткарылган бала гомере – иң зур бүләк
Бу хәл Олы Шәмәк авылында булган.
(Тәтеш, 8 февраль, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина ). Кулымда “Авангард” газетасының 2002 елның 7 декабрендә чыккан саны. 20 ел элек язылган мәкаләне укыгач, суга батучы баланы коткарган 25 яшьлек хатын-кызның кыюлыгына һәм батырлыгына сокландым. Әмма шул ук вакытта, еш кына үзләренчә яшәүче һәм әти-әниләренең үгет-нәсихәтен онытучы, уйламаган гамәлләр кылучы балалар турында уйлап йөрәгем әрнеде.
Бу хәл Олы Шәмәк авылында булган.
Икенче сыйныф укучысы Вова Котмаковның сеңлесе белән мәктәптән кайтып барганда авылның Кучасы елгасы бозында шуасы килгән. Бу вакытта, салкыннарга карамастан, боз алдаучан, ныклап катмаган булган. Малай бозга кергәч, урта бер җире чатнаган һәм аның аяк астында ук ярылган. Вова бозлы суга төшеп киткән. Киеме салкын суны тиз арада сеңдереп алган һәм кечкенә баланы аска таба сөйри башлаган, бары мәктәп мәктәп сумкасы гына, су өстендә тотып торып, үзенең корбанын су төбенә йотып алырга мөмкинлек бирмәгән. Сеңлесе кычкыра башлаган...
– Ничә ел үтсә, барысы да хәзергедәй күз алдында... 19 ноябрь, әгәр ялгышмасам, көндезге сәгать бер иде. Төшке аштан соң эшкә китеп барганда кычкырган тавыш ишеттем, – дип сөйли Людмила Французова. – Йөгердем, ә анда бер малай суга төшеп киткән, бары тик рюкзагы гына күренә. Мин бер минут та уйлап та тормыйча, бозлы суга сикердем. Тартам, тартам, ярга кадәр бер метр калды, ә боз ватыла да ватыла... Ул вакытларда елгада су мул, тирән иде...
Бәхеткә, елгадан йөз метр читтәнрәк “Победа” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Валерий Тимесков узып бара торган булган. Батучыларны күреп, шунда ук ярдәмгә ашыккан. “Беркайчан да шулай тиз йөгергәнем юк иде”, – дип искә төшергән ул соңрак.
Валерий Николаевич Людмиланың кулын эләктереп алгач, анысы үз чиратында Вованың кулын кысып тоткан булган, аларны судан тартып чыгара башлаган. Куркудан һәм салкыннан өшенеп каткан малайны кулына алып, алар якындагы, Петр Иванович Котмаков гаиләсе яшәгән өйгә йөгергәннәр. Хуҗалар батучыларга коры киемнәр кияргә ярдәм иткәннәр. Озак та үтми ашыгыч ярдәм машинасы килгән һәм күңелсез вакыйгада катнашучыларның барысын да хастаханәгә алып киткән. Малайны анда калдырып, Людмила Михайловна белән Валерий Николаевич үзләренең эш урыннарына киткәннәр.
– Мин мәрхәмәтлелек йортында хезмәт куя идем. Шул очрактан соң каты чирләп киттем. Хастаханәдә яттым, мине Валерий Васильевич Лашманов дәвалады, аннан соң әле озак кына өйдә сәламәтлегемне рәткә китердем, – дип сөйләвен дәвам итә Людмила Михайловна. – Вова инде буй җитте, мин аны сирәк күрәм, кайчандыр суга батуын, һәм үзен кем коткарганлыгын хәтерлимедер ул, белмим. Монысы әһәмиятле дә түгел инде, иң мөһиме – бала исән-сау калды. Ул хәтта хастаханәдә дә озак тормады, аны чыгардылар, шунысы бик сөендерде. Ул чакта мин, аны коткарырга дип сикергәндә, өч сабыемның әнисез калырга мөмкин булуы хакында хәтта уйлап та тормадым...
Әлеге онытылмас вакыйгадан соң, вакытлар үткәч, Французовлар гаиләсендә тагын бер нарасый якты дөньяга аваз салган. Людмила Михайловнаның дүрт улы бүгенге көндә – аның терәге һәм ышанычы. Хатын-кыз ялгызы яши, 8 яшьлек Глебны тәрбияли. Ире вафатыннан соң ул авырлыклар кичерсә дә, гадәттәгечә зур йорт хуҗалыгы тота. Өч сыеры, ике бозавы, дуңгызлары, казлары, тавыклары бар.
– Башкача була аламы? Каралты-кураны буш килеш: мал-туарсыз күз алдына да китерә алмыйм. Авылда яшибез ләбаса, йорт хуҗалыксыз берничек тә булмый, – дип фикер йөртә эшкә тыйрак хатын-кыз.
Батырлык күрсәткән ханымны “Суга батучыны коткарган өчен” медале белән бүләкләү турында үтенеч юллау турында егерме ел элек халык җыелышында карар кабул ителгән булган. Әмма Людмила Михайловнага нишләптер бүләк тапшырылмый калган.
– Бу мөһим дә түгел, – ди кыю хатын-кыз. – Коткарылган бала гомере минем өчен иң зур бүләк.
фото Французовлар гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев