Мәктәп тарихына кагылып
“Яңа музей барлыкка килде” – “Авангард” газетасында шундый исем астында 17 ел элек, 22 июньдә, язма басылып чыккан булган.
(Тәтеш, 26 апрель, “Тәтеш таңнары”).
“Үткән көннәр турындагы истәлекләрне саклап калу: узгандагы вакыйгалар турындагы әйберләрне, тарихи материалларны җыю – игелекле шөгыль. 1нче урта мәктәпнең тарихы хакында музей ачу моңа дәлил булып тора”, – дип яза автор. Мондый материалларның кыйммәте шунда, Интернет киңлекләрендә табып булмаган мәгълүматларны күптәнге еллардагы газета битләре саклый. Укыйбыз: “1957 елда ук Г. К. Пигузов музейга нигез салучы булган, әмма сыйныфлар җитмәү сәбәпле, бу вакытта ул алга таба үсеш ала алмаган”. Укытучылар: Валентина Трофимова, Николай Зубрилин, Юрий Мышев 2005 елда музейны яңадан торгызу белән шөгыльләнә башлаганнар.
Музейны ачу тантаналы рәвештә узды. Аңа ветеран укытучылар, төрле елларда мәктәпне тәмамлаучылар, шәһәрдәге предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре чакырылган иде. Укытучылар һәм укучылар бу көнгә ныклап әзерләнделәр. Киләсе елга йөз еллыгын билгеләп үтәчәк мәктәпнең барлык мөһим этапларын чагылдырган театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр.
Валентина Трофимова, педагогия хезмәте ветераны:
– Ватанны яратырга ничек өйрәтергә? Патриотларны ничек үстерергә? Мәктәп музее – ул балаларның мәктәп тарихына, үткәннәргә һәм хәзергегә кагыла алырлык урын.
Мәктәп төрле елларда тәрбия эшләре алып барды, сугышчан, хезмәт, спорт казанышларына таянды. Тәтештәге 1нче урта мәктәптә һәрвакытта үз эшенең осталары булган педагоглар эшләде. Әлеге исемнәр мәктәп тарихының данлы сәхифәләренә мәңгелеккә язып куелган. Мәктәп музее укытучыларның һәм мәктәпне тәмамлаучыларның данлы педагогик традицияләрен саклый.
Елена Чернова, тарих фәне укытучысы:
– Безнең музей – бай эчтәлекле һәм бизәлеше буенча заманча, ул гомуммәктәп оешмасының аерылгысыз өлеше булып тора, аның экспозициясе һәм фондлары укыту-тәрбия барышында, дәрестән тыш эшчәнлекне оештырганда киң кулланыла.
Без архивлар, мәдәни-агарту һәм районыбызның башка иҗтимагый оешмалары белән тыгыз элемтәдә торабыз. Алар безгә зур методик һәм гамәли ярдәм күрсәтәләр. Мисалга, без ТР Милли архивында, район архивында эшләп, фронтта һәлак булган мәктәп директорлары Григорий Фарафонычев, Николай Вяткинның биографик мәгълүматларын, без белмәгән шәхси эшләрен ачыкладык. Архивта эш алып барган вакытта без документларның күчермәләре һәм башка төп нөсхәләре саклануын ачыкладык.
Музей активистлары сугыш ветераннары һәм тыл эшчәннәре белән очрашалар, аларның хатирәләрен язалар. Өлкән буын кешеләр белән аралашу яшүсмерләргә зур йогынты ясый. Ел саен, Җиңү көне алдыннан, ветераннар хорында катнашучылар белән очрашу матур гадәткә әверелде. Алар, сугышны үз башларыннан кичерүчеләр, бу хактагы хатирәләрне яшьләргә тапшырып калдыралар.
“Кар десанты”нда катнашучылар безнең өчен яхшы дуслар булып торалар, алар ел саен диярлек районга киләләр, мәктәпкә баралар һәм үткәрелгән экспе-
дицияләрдән алган тәэсирләре белән уртаклашалар.
Мәктәп тарихы белән бәйле барлык материалларны аудиовизуаль мәгълүмат чыганакларында саклап калдырырга һәм аны һәркем өчен – мәктәп сайты, социаль челтәр аркылы да – карап булырлык итәргә тырышабыз. Музей фондын билгеле бер тематика буенча мәгълүматны аудиовизуаль чыганакларга күчерү башланды. Музей базасында укучыларның “Мәктәпнең виртуаль музее” дигән берләшмә эшли.
Мәктәптә үзләренең мини-типографиясе бар: мәктәп тарихында фундаменталь хезмәткә берләштерү өчен берничә җыентык чыгарылган. “Мәктәп газетасы” чыгып килә.
Үткәрелүче чаралар яшь күңелләрдә күргәннәрдән һәм ишеткәннәрдән якты тәэсирләр калдыра. Кайчандыр мәктәптә укыган әти-әниләренең фотосурәтләрен күргәч, балаларның йөрәкләре горурлык хисләре белән тулылана, ә бер укучы фотосурәтләрнең берсендә мәктәптә укытучы булып эшләгән, Бөек Ватан сугышы ветераны булган үзенең бабасын күргәч күз яшьләрен тыеп кала алмады.
Ярты гасырдан артыклык тарихы булган мәктәбебез 1971 елга кадәр шәһәрнең урта белем алырга мөмкин булган бердәнбер уку йорты булып торды. Ул елларда мәгариф системасында үткәрелә торган үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә сигезьеллык 2нче мәктәп безгә кушылды, ә сигезьеллык 1нче мәктәп яңа 2нче урта мәктәп ачылу белән бәйле эшләми башлады. 1994 елда безгә база башлангыч мәктәбе дә кушылды. Шуңа да без хәзер, әлеге уку йортларындагы укытучыларның сугыш елларындагы хезмәтләрен истәлек итеп калдыру өчен, ХХ гасырда шәһәрдә мәгариф системасын үстерүгә кагылышлы тема өстендә эшлибез.
Соңгы елларда башкарылган эшләргә йомгак ясап, музей үз алдына куелган максатларны һәм бурычларны тулысынча аклап яши дип әйтергә була. Бу мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев