Мордва җырлары яңгыраган
– Хөрмәтле укучылар! Без “Басылганнар эзеннән” дип исемләнгән яңа проектыбызны башлап җибәрү хакында игълан итәбез.
– Хөрмәтле укучылар! Без “Басылганнар эзеннән” дип исемләнгән яңа проектыбызны башлап җибәрү хакында игълан итәбез. Ул сезнең һәркайсыгыз, без, журналистлар өчен дә үткәннәргә үзенә бер төрле сәяхәт булачак. “Авангард”ның гасырдан артык узган юлында Тәтеш районының елъязмасы язылган, анда тарихи вакыйгалар һәм кешеләр язмышлары бергә үрелеп бара. Без сезнең үткәннәрегезнең тарихына күз салырга, газетаның архив номерларыннан алынган язмаларның геройлары белән очрашырга, моны мөмкин кадәр видеога яздырып алырга, фотога төшерергә һәм боларның барысын да “Тәтеш таңнары” сайтында, басмабызның социаль челтәрләрдәге төркемнәренә урнаштырырга тырышачакбыз. Газетадагы һәр материалның фотоларын һәм видеофайлларын тиз арада карау уңайлы булсын өчен алар QR-код белән тәэмин ителәчәк.
Ә социаль челтәрләрдәге “Басылганнар эзеннән” дигән рубрика астында урнаштырылган язмаларны #басылганнарэзеннән хештегы буенча табып булачак.
Шулай итеп, без үткәннәргә мавыктыргыч сәяхәтебезне башлыйбыз...
Сезнең “Тәтеш таңнары”
Мордва җырлары яңгыраган
Минем алдымда “Авангард” газетасының 2001 елгы төпләмәсе ята. 27 октябрь санында фин-угыр халыкларының халык һәм заманча җырларын башкаручыларның республика зона конкурсы турында кечкенә генә язма урнаштырылган. Ул район мәдәният йорты сәхнәсендә узган. Рәсемнәрдә – авыл үзэшчәннәре. Кемнәр алар? Язмышлары нинди юл алган?
Рәсемнәрнең берсендә – район мәдәният йорты методисты Ирина Николаеваның фотосы урын алган. Хәзер ул Тәтештә яши һәм эшли, ә егерме ел элек Килдеш мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып хезмәт куйган.
– Ул көнне мин “Пайгоне” (“Кыңгырау”) мордва җырын җырладым, бу минем мәктәп елларыннан ук яраткан әсәрем иде. Константин Сергеевич Лебедев миңа кушылып уйнады, ул чакта башка музыкаль кушылу төре булмады. Күлмәкне Александра Филипповна Кокоркинадан алдым. Бик нык дулкынландым, чөнки беренче тапкыр шундый киң күләмле конкурста катнаштым. Сүз уңаеннан, ул республика халык иҗаты һәм мәдәни-ял итү эшчәнлеге фәнни-методик үзәге тарафыннан оештырылган иде. Аның вәкилләре Нәфисә Сәгъбиева белән Татьяна Чекмарева жюри әгъзалары булдылар. Әлеге көн минем тормышымны үзгәртте, чөнки алар миңа бик мөһим киңәшләрен бирделәр, дияргә була. Килдеш авылына кайткач, мин мәдәният йорты базасында ансамбль оештырырга булдым, һәм 2002 елда “Лаймоне” иҗат коллективы оешты, – дип сөйли Ирина Николаева.
Газетабызның күп еллар элек чыккан санында Киртәледән “Чивгоня” һәм “Пайгоня” фольклор коллективы җырчылары сурәтләнгән. Җырчыларның кайберләре инде исән түгел, ә яшьләр авылдан күптән киткән. Шуңа күрә безгә алар белән очрашып сөйләшү насыйп булмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев