Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Басылганнар эзеннән

Тәтеш районында да Михайловка авылы булган

Михайловка торак пункты­­ның исеме бик киң танылган. Мондый исемдәге авыллар ­Россия буйлап йөзләгән.

(Тәтеш, 10 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).Чиксез куәтле Интернет челтәре мәгълүматлары буенча – 300гә якын, бары тик Башкортстанда гына да алар 20дән артык исәпләнә. Безнең республикада – 6, тагын 3се – белешмәлектәге югалган торак пунктлар исем­легендә табылды. Россия Фе­дерациясеннән тыш, мондый авыллар, поселоклар элекке союздаш республикаларның башка территорияләрендә дә очрый.     

Тәтеш районында да Михайловка авылы булган. Аның турындагы тарих “Авангард” газетасының 2001 елның 31 гыйнвар санында басылып чыккан язмада саклана. Мәкаләнең авторы А. Журин Михайловка Тәтешнең шәһәр бистәсе булган дип язган. “Ул өч – хәзерге Кызыл Армия, Ленин һәм Калинин урамнарыннан торган. Тәтештән аларны Азатлык мәйданы аерып торган. Михайловка кешеләре игенчелек белән шөгыльләнгәннәр. Сөрү җирләре зур, анда абзар-куралар белән йортлар, ындыр табагы урнашкан булган, иген көлтәләрен шунда ташыганнар, ашлыкны сукканчыга кадәр эскертләп куйганнар, саламны өйгәннәр. Аннары яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчасы булган”.

Автор билгеләп үткәнчә, 1929 елның көзендә Михайловкада “Буденовец” колхозы оешкан. Крестьяннар колхозчыларга әверелгәннәр. Ат, сарык абзарлары, умарталык төзелгән, зур бакча алганнар, аның урынына соңрак ит комбинаты корганнар. Идарә бинасы Совет (хәзерге Калинин) урамында урнашкан булган, клуб ачканнар. Хезмәт хакын акчалата түләмәгәннәр,  эшләгәнне көн саен язып барганнар, аны “таяк­лар” дип йөрткәннәр һәм барлык эшләгән хезмәт көннәре билгеләп куелган. Ел азагында нәтиҗә ясаганнар. Барлык фондларны: чәчүлек, иминият, фураж, дәүләткә  тапшырулар һәм МТС белән исәп-хисап ясаулар – натуралата түләү  үтәлгәннән соң, калган игенне хезмәт көненә өләшкәннәр. Хезмәт көне иген уңышына карап, һәр елны төрлечә булган. Түләү системасы колхозчыларны канәгатьләндермәгән. Һәм алар мөмкинлек чыгу белән колхоздан киткәннәр. Хөкүмәтнең колхозчыларга паспортлар бирү турындагы карары чыккач бу аеруча да сизелгән. Дәүләткә җимерелгән колхозларны сугыштан соң торгызырга һәм яңадан төзүгә эшче көчләр кирәк булган. Кадрлар шәһәргә киткәннәр, колхоз көчсезләнгән. Хакимият кешеләре “Буденовец” колхозын башкага – Людоговканың “Ленинские всходы” колхозына кушарга мәҗбүр булганнар. Әмма бу файда китермәгән, хуҗалык эшләрне башкарып чыга алмаган һәм аны Нармонкадагы “Новый мир” колхозына кушканнар. Мондый берләштерү дә шулай ук озакка бармаган. Колхозчыларны таратканнар, ә җирләрне “Садовод” сов­хозына тапшырганнар. Тора-бара тагын өстәмә ике урам булдырып, озын җирләрне кыскартканнар. Авыл кырыйларына йортлар салганнар, Азатлык мәйданына учреждениеләрнең корпусларын торгызганнар, ә көньяктан микрорайон төзи башлаганнар.  

Людмила Петрякова:
 – Авылның булганлыгы турында миңа каенатам һәм каен­анамнан билгеле булды. Урамнар турында аңлатып бирә алам. Урамнарның элекке атамаларында юнәлешләр беркетелгән: Кызыл Армия, хәзерге Малкин, элек  Крестовоздвиженски дип йөртелгән, ул Базар мәйданыннан (үзәк парк) чиркәү ягына таба барган. Чиркәү 1930 елларда җимерелгән. Зур Троицк урамы, ул бүгенге көндә дә гөмбәзләре кояшта җемелдәп балкыган Троицк чиркәве ягына таба алып бара, исеме Ленин урамы дип тә үзгәртелгән булган.    

Олег Евсеев:
– Михайловка турында ишеткәнем булды. Авыл хакында Валера абый Федоров сөйләде. Аның әйтүенчә, ул әлеге авылдагы агач йортларны, агач түшәмәләрне хәтерли. Азатлык мәйданының арткы ягында, хәзерге почта бинасы артында, су баса торган болыннар булган. Социаль яклау учреждениесе сәүдәгәр йортында урнашкан, аның каршы ягындагы зур бакча, фаразлау­ларынча, элек сәүдәгәрнеке булган. Иске базар территориясендә элек кәбестә кыры булганлыгын күптән түгел генә белдем. Кәбестәне тозлаганнар, К. Либкнехт урамына якын урнашкан базларда һәм амбарларда саклаганнар. Тугай – елга үзәненең бер өлеше, ташу вакытында аны су баскан, ул хәзер Гагарин урамы үтә торган урында булган. Анда еш кына тракторлар батып калганнар. Тәтеш һәм Михайловка арасында база мәктәбе булган, анда балалар 1нчедән алып 4нче сыйныфка кадәр укыганнар. Азатлык мәйданындагы Пионерлар йортыннан, 76нчы яки 77нче елнымы, педучилищеда без йөк машинасына утырып ниндидер чарага чыгыш ясарга баруыбызны хәтерлим әле. Пычракта озак батып яттык, әшәкедән җәяүләп йөгергән идек. Анда, хәзерге вакытта шәһәрдәге 2нче мәктәп урнашкан урында, кыр иде. Шунда Сабан туе үткәрделәр, минем әти ат чабышларының хөкемдары була иде. Моны мин яхшы хәтерлим.  

Валерий Иванов:
– Безнең әти-әни йорты Калинин урамында урнашкан. Урамыбызның өске ягында урнашкан авыл турында мин өлкән кешеләрдән ишеткән идем, ә авыл Советы яки колхоз конторасы бинасын бүгенге көндә дә күрергә мөмкин. Әлеге борынгы кирпеч бина яхшы ­сакланган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: по следам публикаций