Яңа йорт күңелләренә хуш килгән
Тәтешлеләр 2001 елда шәһәрнең 220 еллыгын билгеләп үттеләр.
(Тәтеш, 15 март, “Тәтеш таңнары”). Тәтешлеләр 2001 елда шәһәрнең 220 еллыгын билгеләп үттеләр, нәкъ тә шул вакытта Тәтеш ягы тарихы музее яңа бинага – сәүдәгәр Петр Серебряков йортына күченде һәм хәзергә кадәр ул шунда урнашкан.
“Авангард” газетасының 2021 елның 14 ноябрендәге беренче саны укучыларга музейның (ул вакытта ул туган якны өйрәнү дип йөртелә иде) яңа йортка күченергә әзерләнүе турында хәбәр иткән иде. Фоторәсемнәрдә – төзелеш оешмалары хезмәткәрләре ремонт һәм яңарту эшләре алып бара. төзүчеләр белән беррәттән эшләгән музей хезмәткәрләре, ни аяныч, кадрга эләкмәгәннәр, чөнки алар алдында эшләр башланган көннән алып өч айдан соң яңа бинага күченү бурычы торган.
Без Тәтеш ягы тарихы музее директоры Наталья Понедельникова белән очраштык һәм өй туена әзерләнүнең ничек барганлыгын белештек:
– Безнең музей төрле елларда төрле биналарда урын алган, 40 елдан артык Горький һәм Ленин урамнары киселешендәге бертуган Чембарцевларның сәүдәргәрләр чәй йортында урнашкан булган, анда эшләргә өлкән буын музейчылар килгән. Иске бинадан күченү безнең өчен хыял булды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нина Григорьевна Панягина ул вакытта музей директоры иде. Берничә тапкыр ул җитәкчелеккә музейның кечкенә генә тузган бинада урнашуын, экспонатлар күп булуын, әмма яхшы саклану фонды юклыгын белдереп мөрәҗәгать итте. Без барыбыз бергәләп төрле юлларын сайладык, музей өчен туры килерлек сәүдәгәрләр йортын күзаллап хозурландык. Ул чактагы район башкарма комитеты бинасы (авыл хуҗалыгы идарәсе), Свердлов урамындагы сәүдәгәр Шитухин йорты, анда музей урнашкан булган, безгә бик ошады. Ләкин көтмәгәндә генә район җитәкчелеге һәм безнең музейның филиалы булып торган дәүләт берләштерелгән музее сәүдәгәр Серебряков йортын сайлады. Анда төрле елларда совхоз-техникум һәм авыл хуҗалыгы техникумының тулай торагы, ә 2001 елда фатирлар булган. Ачыктан-ачык әйткәндә, музейның иске бинасы шәһәр үзәгендә, “шау-шулы” почмакларның берсендә урнашуына безнең кәефебез кырылды. Ленин урамында безгә бары тик хастаханәгә яки чиркәүгә баручылар гына керерләр кебек тоелган иде. Тик андый кешеләрнең күзенә, кагыйдә буларак, музей күренми, – дип сөйли Наталья Геннадьевна. – Бу мәсьәлә 2001 елда шәһәребезнең 220 еллыгын бәйрәм итү, тантаналар планлаштырылуы белән дә катлауланды. Безне сәүдәгәр Серебряков йортына алып килгәч, аның нинди торышта булуын күреп шаккаттык. Өч айдан соң биредә музей булырга тиеш, диделәр. Ул вакытта моңа беркем дә ышанмады. Әмма күз курка, ә кул эшли. Төзелеш оешмалары ремонт ясарга керештеләр, ул вакытта биш кешедән торган коллектив аларга булдыра алганча ярдәм итте. Кыска вакыт эчендә барысы да эшләнде. Безгә яңа җиңел витриналар китерделәр, искеләре авыр һәм уңайсыз иде. Музей ачылышына бер төн калгач, зур булмаган экспозиция “туды”. Барлык заллар да тулы түгел иде, әлбәттә.
Без кунаклар килүен көткәндә кинәт кенә, алар килергә бер-ике сәгать кала, керү юлындагы зур витрина ауды һәм ватылды. Идән пыяла ватыклары белән тулды. Бу начар күренеш, дигән пышылдашулар китте. Тик вакыт төрле юрамаларга ышанырга кирәкмәвен дәлилләде. Яңа йорт безнең күңелләргә хуш килде, музей үз йөзен югалтмады.
Рәсми ачылыш тантанасы 2001 елның 5 декабрендә булды, аңа ул вакыттагы Татарстан Премьер-министры Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов та килде. Ул безнең коллекцияләргә һәм мәйданнарга таң калган иде.

Командабыз үзенең йортын ярата һәм аның хуҗасы, сәүдәгәр Петр Серебряков турында еш искә ала. Музейга йөрмәячәкләр дигән шикләнүләрне вакыт куып таратты. Ул бик әһәмиятле, бүгенге көндә тәтешлеләр генә түгел, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр дә аның көтеп алынган кунаклары. Тәтеш ягы тарихы музее шәһәрнең йөз таныкламасы, республикада алдынгыларның берсе һәм иң яхшы муниципаль музейларның берсе булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев