Яшьләргә әйтелгән изге теләкләр кабул булган
“Авангард” газетасының төпләмәсен караганда мине 2000 елда басылып чыккан “Бәхетле булыгыз” дигән язма кызыксындырды.
(Тәтеш, 3 февраль, “Тәтеш таңнары” ). “Авангард” газетасының төпләмәсен караганда мине 2000 елда басылып чыккан “Бәхетле булыгыз” дигән язма кызыксындырды.Анда Олы Тормыдагы җирле үзидарә бинасында Гөлназ һәм Илсур Мөхәммәтуллиннарның никахлашу тантанасы хакында язылган.
Алга таба яшь парның тормышы ничек дәвам итте икән дигән уй белән авылга шалтыраттым һәм гаиләнең ата-бабалары җирендә төпләнеп калуын белдем.
– Туй көне безнең өчен бик тантаналы булды, – дип искә ала Гөлназ. – Безне котларга дип, кеше күп җыелды, без мондый игътибардан каушап калган идек. Безне тәбрикләргә авылның хөрмәтле кешеләре Равия Кәлимулла кызы белән Хуҗа Идиатулла улы Сибгатуллиннар да килде, ул вакыттагы истәлекле елда алар бергә яшәүләренең 50 еллыгын билгеләп үттеләр. Без бик күп җылы котлаулар, изге теләкләр кабул иттек. Матур сүзләр әйткәндә барысы да безгә “Бәхетле булыгыз!” дип теләделәр, һәм, вакыт күрсәткәнчә, ул безнең өчен тормышка ашты, без инде 22 ел бергә.
Мөхәммәтуллиннар баштан ук беркая да китәргә җыенмаулары, җирле авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшли башлаулары турында сөйләделәр.
– Мин бик яшь, хәтта сыер да сава белми идем, каенанам өйрәтте. Фермага сыер савучы булып баргач, ул баштарак минем белән бергә йөрде, булышты, – ди Гөлназ, рәхмәт сүзләрен белдереп. – Шулай итеп аның үрнәгендә эшлим, хәзер күнектем инде. Баштарак кул астымда 25 баш сыер бар иде, хәзер инде 50не карыйбыз. Коллективыбыз тату, безнең хуҗалык җитәкчелеге хезмәт шартларын яхшыртырга тырыша. Ирем, элеккечә үк, тракторчы булып эшли.
Яшь гаилә башта иренең әти-әнисе йортында яшәгән, соңрак – авылдагы кунакханәдә, шуннан соң дәүләт программасы буенча үзләренә йорт төзеп кергән.
Тормышыбызны балалардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз, диләр Мөхәммәтуллиннар, аларның ике уллары – Ильмир һәм Илнар буй җиткәннәр инде.
– Алар безнең өчен барлык эшләрдә дә ярдәмчеләр, – диләр әти-әниләре. – Йорт хуҗалыгында да, өйдә дә эшлиләр, ир-егетләр булсалар да, савыт-сабаны да, идәннәрне дә чиста итеп юалар, бернинди эштән дә куркып тормыйлар. Олы улыбыз инде белгечлек алды, ә кечесе училищеда укый.
Йортның хуҗабикәсе кул эшләре белән шөгыльләнергә ярата икән, чәчәкләр үстерү – аның өчен шатлык өсти, чәчәкләрне җәй көне йорт яннарына да утырта, ә бүлмәләрдә гөлләре чәчәк атып утыра.
Яңа ел җитәрәк ел саен аларның йорты янында урамның бизәге булып таң калырлык кар сыннары барлыкка килә. Бу юлы да үтеп баручыларны Кыш бабай белән Кар Кызы һәм яңа ел символы – юлбарыс сәламләп калган, Мөхәммәтуллиннар гаиләсе торак йортның иң яхшы Яңа ел бизәлеше конкурсында җиңүче булган.
Авылдашлары тырыш гаилә турында ихтирам белән сөйлиләр, ә никахларын теркәгән Рузалия Хәбибуллина шул чактагы хатирәләре белән уртаклашты:
– Мин ул вакытта җирле үзидарә башлыгы урынбасары идем. Бу яшь парны – матур, бәхетле, аларның бер-берсенә карашлары җылылык һәм мәхәббәт белән тулы булуын күрү шулхәтле күңелле булган иде. Никахлашу тантаналы рәвештә документларны рәсмиләштерү, балдаклар кию, имзалар кую, чәчәкләр, бүләкләр, алкышлар, теләкләр, котлаулар белән үрелеп барган иде. Мондый чараларга без яшь парларга үрнәк буларак, бергә яшәүләренең юбилей көннәрен билгеләп үткән гаиләләрне дә чакырырга тырыштык. Җирле үзидарә органнарында 32 ел эшләү дәверендә безнең авылда бары тик бер генә пар аерылышканлыгын, ышанычлы итеп әйтә алам. Тормы җиренең туган якларын яратучы һәм аны тагын да яхшырак итәргә тырышучы гаиләләргә бай булуы белән без горурлана алабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев