Алар җирдә тынычлыкны яулаган...
Әлеге канкойгыч сугыш кагылмаган гаилә юктыр, мөгаен.
(Тәтеш, 2 май, «Тәтеш таңнары», Раиса Волкова (Харасёва), Самара өлкәсе, Комсомол поселогы, фото Харасёвларның гаилә архивыннан). Безнең буын 60-70 яшьне узган. Безнең балачак, яшьлек сугышта катнашучылар тормышы белән бәйләнгән. Һәм без яшь буынга “бәхет ничек итеп яулап алынуын хәтерләсен өчен”, алар турында, шулай ук тыл эшчәннәре хакында һичшиксез сөйләргә тиеш. Хәзер без “Сугышка караганда, начар тынычлык яхшырак” дигән әйтемне аңлыйбыз, чөнки безнең җилкәдә – яшәлгән еллар, күрелгән авырлыклар, шулай да күңелле вакыйгалар. Кем үлемне җиңде, кем сугыш һәм аннан соңгы вакытлардагы барлык кыенлыкларны үз җилкәсендә күтәрде, безне шулар тәрбияләде.
Алар үзләрен батыр дип түгел, ә бары тик Ватан алдындагы бурычларын үтәдек дип санады. Һәм, ышаныгыз, аларның барысы да гади иде, ләкин шул ук вакытта үзенчәлекле кешеләр булды.
Бөек Ватан сугышында катнашкан әтием һәм тыл эшчәне әнием турында сөйлим.
Әтием Харасёв Георгий Трофимович 1921 елның 1 апрелендә Кадыш авылында туа. Күп балалы гаиләдә үсә. Әтинең биографиясендә авыр вакыйгалар шактый: яшьли әнисез кала, әтисе бакыйлыкка күчкәндә аңа 18 яшь була һәм аның канаты астында кечкенә энесе белән сеңелесе кала, аларны сугыштан соңгы елларда да кайгыртып тора. Сугыш башланыр алдыннан Кызыл Армиягә чакырыла. Полк мәктәбенә укырга җибәрәләр, аны тәмамлагач – шунда ук фронтка. Взвод командиры була. Ике тапкыр яралана: беренчесендә – Ленинград, икенчесендә Сталинград янында. Хәрби хезмәтен 1944 елның 2 декабрендә гвардия лейтенанты исемендә тәмамлый. Аның наркозсыз диярлек аягын кискәндә дә ул тешен кысып түзә. Бөтен гомере буе протезда йөрде. Протезы бик авыр иде. Аңа ул вакытта нибары 22 яшь була! Шулай да без аңардан бер генә зарлану, язмышка уфтану ишетмәдек. Без балалык белән шаярып әйткән сүзләр аңа ошамаганда, ул безне яхшы якка төзәтеп җибәрде. Әти кешеләр аңлавында гарип булды, ләкин ул үзен шундый дип санамады. Ни тотса, шуны булдырды. Күп эшләде, пенсияне дә бары тик без үсеп диярлек җиткәндә, илне җимереклекләрдән күтәргәндә генә ала башлады.
Әти медальләр белән күп бүләкләнде, алар арасында Кызыл Йолдыз ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Сталинград оборонасы өчен” медале бар. Кайдадыр үзенең батырын таба алмаган “Ленинград оборонасы өчен” медале, “Хезмәт ветераны” исеме бар. Без барысын да, хәрби билетына кадәр, кадерләп саклыйбыз. Бөек Ватан сугышында әти ике олы абыйсын югалткан. Аның әйтүенчә, ул алар өчен дә яшәргә тиеш булган. Әти алты бала тәрбияләде һәм үстерде. Балаларын бик яратты, ләкин кырыслыкта тотты. Гаиләдә аның сүзе мөһим булды. Әтинең тулысынча тырышлыгы аркасында мин белем алдым. Әти безнең өчен һәрвакытта үрнәк булды. Хәтта буй җиткәч тә һәрвакытта аның белән киңәшләштек. Ә катлаулы тормыш хәлләрендә калганда үземә болай дия идем: “Ә әтигә тагын да кыенрак булган, шулай да барысына да түзгән”.
Ленинград янында яраланган һәм сугыш вакытында гангренадан коткарып калынган аягы, тыныч елларда да сызлады. Операциягә керергә ризалашмады: бөтенләй зәгыйфь калырга теләмәде, ә без аны күндерә алмадык, бу хакта хәзер инде бик үкенәбез. Әле тагын яшәгән булыр иде, мөгаен. Әтигә 66 яшь иде.
Әти үзе турында түгел, беренче чиратта башкалар, гаилә хакында кайгыртты. Татариядән Кавказга да үзенең хатыны, ягъни әниебезгә яхшы тормыш теләп күченде. Ул ахирәт дөньясына иртәрәк китәсен сизенде, үзенең үлеменнән соң тол буларак бирелә торган пенсия өчен аңа кирәкле булган барлык документларны алдан ук әзерләде. Әти көчле ихтыярлы кеше иде – күпчелек фронтовиклар шундый булган бит.
Кадышта яшәгәндә аңа авылдашлары еш кына үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Беркайчан беркемне дә кире какмады. 80не узучылар аны яхшы белә һәм хәтерли. Ә без бигрәк тә хәтерләячәкбез һәм аның турындагы истәлекне балаларга, оныкларга, оныкчыкларга тапшырып калдырачакбыз.
Әниебез Харасёва Агафья Исааковна тыл эшчәне иде. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 23 яшь булган. Тыл эшчәннәренең һәммәсенә авырлыкларны шактый күрергә туры килгән, бары шул гына, аларның баш очында дошман самолетлары очмаган да, пулялар сызгырмаган. Әни үзенең тырыш хезмәте өчен медаль белән бүләкләнгән, шулай ук аңа “Хезмәт ветераны” исеме бирелгән.
Бөек Ватан сугышы елларында сугышкан һәм хезмәт куйган, шулай ук илебезне сугыштан соңгы елларда җимереклекләрдән торгызган һәркемгә түбәнчелек белән баш иябез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев