Алар сугыштан соң очрашкан
Фронтовик Халитовлар гаиләсе Тәтештә ярты гасырдан артык элек яшәгән, әмма аннары Лаешка күченеп киткәннәр.
(Тәтеш, 31 май, “Тәтеш таңнары", Елена Калашникова, фото Роза Халитова архивыннан). Фронтовик Халитовлар гаиләсе Тәтештә ярты гасырдан артык элек яшәгән, әмма аннары Лаешка күченеп киткәннәр. Аларның кызлары Роза ярдәмендә, уннарча ел үткәч, без гәҗит укучыларны Ватанны саклаучыларның язмышы белән таныштыра алабыз.
Зинаида Петровна Николаева 1942 елда Тәтеш районы хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафларына чакырыла. Ул Мәскәү янындагы сугышта катнаша, һәм, кызы әйтүенчә, Җиңү көне якынлашканда беренче мәхәббәтен очрата. “Алар яшь булган әле, һәм, икесе дә моны гомерлеккә дип уйлаган, әлбәттә. Ләкин демобилизациядән соң әни кече ватанына кайткан, ә теге егет Украинага киткән. Аны алырга киләм дип вәгъдә иткән. Әмма тормыш башкача борылыш ясаган: ул аны үз янына чакырган, ә кыз сөйгәне аның артыннан килер дип көткән. Шулай итеп аерылышканнар, ә әни кызы Галинаны тудырган, һәм ялгызы гына тәрбияләгән. Сугыштан соң моның ничек авыр булганлыгын күз алдына да китереп булмый”, – ди Роза Йосып кызы.
1942 елда фронтка Йосып Шәрәфи улы Халитов та китә. Ул Көнбатыш фронтта сугыша, взвод командиры була. 8 тапкыр яралана, өч Кызыл байрак Ордены һәм Ватан сугышы Ордены белән бүләкләнә. Сугыштан соң Тәтештә район комсомол комитетында эшли һәм буш вакытларында шәһәр җыелмасы өчен футбол уйный. Командада Зинаида Николаеваның да ике ир туганы була. Йосып чибәр кыз белән алар аша таныша да инде. Дөрес, яшьләр бары тик 1952 елда гына өйләнешә, бу вакытта инде аларның уртак кызлары Ирина якты дөньяга аваз сала, ул шулай ук олысы Галинаны да үз баласыдай яраткан.
Йосып Шәрәфи улын 1953 елда Лаешка җибәрәләр, ул анда район эчке эшләр бүлеге начальнигы булып эшли, поселок советы рәисе итеп сайлана, аннары – район комитеты гомуми бүлеге белән җитәкчелек итә. 1988 елда фронтовик вафат була. Зинаида Петровна 1968 елга кадәр балалар бакчаларында тәрбияче булып эшли, шуннан соң – Лаешның сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп-интернатта кассир, ветераннар советында тора. 2012 елда үлә. “Һәрчак әйтә иде: “Җиңү көненә кадәр яшисе иде, яшәде, 11 майда вафат булды”, – дип уртаклаша Роза Йосып кызы.
“Безнең яртылаш рус һәм татар гаиләсе бик тату яшәде. Аларны, әти-әниләрне, ул чактагы сугыш ветераннарын, әле яшь вакытларында, ничек итеп Җиңү көнен бәйрәм итәргә җыелуларын үз күзләрең белән күрергә кирәк! Әти сугыш турында аз сөйләде, сорашканны яратмады, дәшми иде. Без үзебез дә аның батырлыклары турында әле күптән түгел генә белдек. Әни кызыклы тарихны искә ала иде. Ул 1943 елда Мәскәү янында, Раменскида үзенең абыйсы Василий белән очраша. Аның белән күрешер өчен ял сорый. Аңа паек итеп шоколад бирәләр, моңардан тыш әни сөт, ипи, селедка сатып ала һәм шуларны китерә. Василий шунда ук барысын да ашап бетерә, һәм сеңелесен инде озата алмый, хәле начарлана. Ул шулай саубуллашмый да китеп бара. Моның сәбәбен икесе дә фронттан кайткач кына белә”, – дип сөйли Роза Халитова.
Сугышның барлык авырлыкларын үзләрендә сынаган әти-әниләре хакындагы истәлекләрне балалары кадерләп саклый, оныклары әбисе һәм бабасының батырлыгы белән горурлана, һәм аларга тыныч тормыш, аяз күк йөзе бүләк иткән өчен рәхмәт белдерә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев