Аларның батырлыгы тәтешләр онытылмый
Тарихта шундый очраклар да бар, Герой исеме бирелүгә тәкъдим ителгән кайбер фронтовиклар, төрле сәбәпләр аркасында, әлеге исемне алмый калганнар, җиде тәтешле – шундыйлар исәбендә.
(Тәтеш, 13 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Бер төркем батырлар чикне каһарманнарча саклаган
Виктор Григорьевич Карбулов 1925 елда Урюм авылында туган. Эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафларына 18.07.1944 елдан Олы Тархан районы хәрби комиссариатыннан мобилизацияләнгән. 756нчы укчы полк, 150нче укчы Идриц дивизиясе укчысы.
Бүләкләү кәгазеннән: “2нче укчы рота кызылармиячесе Карбулов дошманның көчле уты астындагы сугышта су чикләрен беренче булып кичеп чыкты, дошманның көчле ныгытылган пунктына бәреп керде һәм 10 гитлерчыны юк итте. Барлык патроннары беткәч, ул трофей пулеметыннан ут ачты һәм подразделениегә аркылы кичеп чыгуны тәэмин итте. Отделение командиры каты яралангач, Карбулов командованиене үз җитәкчелегенә алды, отделение белән бергә дошманның тылына үтеп керде һәм аның китү юлын өзде. Немецлар аның отделениесенә биш тапкыр һөҗүм ясадылар, шулай да бер төркем батырлар чикне кыюларча һәм каһарманнарча саклап тордылар. Карбулов гитлерчыларга пулеметтан шәхсән үзе атып, 140тан күбрәк илбасарны юк итте. Штурм вакытында көчле ныгытылган биеклектән беренче булып немец траншеясына бәреп керде, пулемет ноктасын гранатометлар белән юкка чыгарды һәм биеккә кызыл әләм урнаштырды. Иптәш Карбулов берьялгызы калып, 10 сәгать дәвамында, подразделение килеп җиткәнчегә кадәр, немецларның көчле һөҗүмен тоткарлап торды. Советлар Союзы Герое исеме бирелүгә лаек”. Виктор Григорьевич Карбулов “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Сугышчан батырлыклары өчен”, “Батырлык өчен” медальләренә, шулай ук Кызыл Байрак орденына ия.
Сугышта батырларча һәлак булган
Николай Константинович Лапаев 1911 елда Починок авылында туган, Кызыл Армиягә 1941 елның июленнән Олы Тархан районы хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнгән. 136нчы укчы дивизиянең 259нчы аерым үзйөрешле артиллерия дивизионы лейтенанты.
Бүләкләү кәгазеннән: “Лейтенант Лапаев экипажы Остромецко тирәсендә һәм төньяктарак урман массивында Торн группировкасын ликвидацияләгән вакыттагы бәрелештә аерым кыюлык күрсәтте. 2.02.45 елда экипаж батарея составында 342нче укчы подразделение пехотасы һөҗүменә ярдәм итеп, самоходкалардан атып, дошманның ут нокталарын һәм көчен кыю рәвештә юк итә барды. Берөзлексез 8 сәгать барган бәрелештә экипаж тарафыннан 3 пулемет, 37-мм 2 зенит пушкасы, 7 автомашина һәм дошманның самоходкасы, 70кә якын немец-фашист илбасары юк ителде. Дошман самоходкасы белән бәрелеш барышында машина яндырылды, экипаж янган үзйөрешле белән бик тиз рәвештә барганда немец автоматчылары чолганышына эләкте, Лапаев, Докучаев, Холодовский һәм Названов, үлемгә үч итеп, кулларындагы гранаталар һәм автоматлар белән сугышуны дәвам иттеләр. Немецлар бер төркем кыю сугышчыларны өч тапкыр каршылыклы һөҗүмгә тоттылар, һәм һәрберсендә зур югалтулар кичерделәр. Кире чигенделәр. Экипаж барлык патроннарын атып, барлык гранаталарны сарыф итеп бетереп, үзенең тирә-юнендәге 50гә якын гитлерчыны кырып салып, сугышта каһарманнарча һәлак булды. Иптәш Лапаев сугышта чиктән тыш күрсәткән ныклыгы һәм социалистик Ватанына тугрылыгы өчен һәлак булганнан соң дәүләт бүләгенә – Советлар Союзы Герое исеменә лаек”. Николай Константинович Лапаев 1945 елның 5 февралендә яралардан һәлак булган. Бүләкләре: “Ленинград оборонасы өчен” медале, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Байрак ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев