Барлык мәсьәләләрне “трофимовча” хәл иткән
Бөек Ватан сугышы ветераны, Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районының Мактаулы гражданины Эдуард Трофимов үзен тәтешле дип, тууы буенча түгел, ә ныклы карашы буенча әйткән.
(Тәтеш, 19 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Өлкән буын шәһәрлеләр Эдуард Петровичны – милиция киеменнән төз гәүдәле ир-ат, ә соңыннан ветераннар хоры җырчыларының берсе буларак яхшы хәтерли.
Ул Смоленск өлкәсендә туган, Ютазыда яшәгән, ә Кызыл Армия сафларына Бөгелмәдән чакырылган. “Сугыш минем өчен 17 яшь тулып 13 көн узгач башланды. Нигә шулай төгәл исәпме? Гади итеп әйткәндә туган көнем 28 декабрьдә, ә 1943 елның 10 гыйнварында безнең эшелон алдынгы сызыкка китте”, – дип сөйләгән Эдуард Петрович. Сугышны ул Прага янында тәмамлаган, Будапештка кадәр җәяү барган һәм Россиягә бары тик 1946 елда гына кайткан. Әфганстан белән чиктәш десант гаскәрләрендә мотоукчы булып хезмәт иткән. Гомумән алганда армиягә 16 елын багышлаган. “Миндәге барлык яхшы яклар – шуннан. Күп кешеләрне күрдем, яхшыларын да, бик әйбәтләрен дә. Кабәхәтләре дә очрады, әмма андыйлар аз булды”, – дигән Эдуард Петрович. 1958 елда хезмәтеннән ялга киткән һәм Руссуга кайткан, ул чагында анда Ютазыдан район үзәген күчергән булалар. Райкомда инструктор, район комсомол комитетының беренче секретаре, район гәҗите мөхәррире булып эшләгән. Тәтештә дә аны әлеге вазифага билгеләгәннәр: ул “Ленинская правда”га (хәзерге “Авангард”) алты ел җитәкчелек иткән. Ә аннары милициягә киткән: башта – замполит, аннары районның эчке эшләр бүлеге начальнигы булган. “Пенсия яшенә җитеп килгәндә нигә милициягә киттең дисезме? Кабат чын ир-егетләр эшендә хезмәт куясы килде”, – дип аңлаткан ул. Эше кызыклы, әмма авыр булуы турында да әйткән. Кискен урыннарны ул йомшак кына, “трофимовча” итеп җайлаштыра алган, хезмәт бурычын оста итеп билгеләгән һәм аларны төгәл үтәүне таләп иткән. Пенсиягә чыккач Тәтеш районындагы ветераннар советына җитәкчелек иткән. Эдуард Петровичка шул чакта да элекке хезмәттәшләре бик еш киңәш сорап мөрәҗәгать иткәннәр, аны киңәшмәләр вакытында һәм районның эчке эшләр бүлегенә нәтиҗә ясауда чакырганнар. Ул – иҗатны, аерым алганда җыр яраткан. Хатыны Валентина Алексеевна белән бергә алар ветераннар хорында җырлаганнар.
Эдуард Петрович 2008 елда вафат булган. Аның фоторәсеменә карагач, хәзер дә әле салмак кына тавыш белән сөйләгәне ишетелер, ә йөзендә ягымлы елмаю чагылыр кебек тоела.
Валентина Трофимова, хатыны: “Эдуард Петрович белән 33 ел бергә гомер кичердек. Ул кайгыртучан булды. Өйдә иртәнге, төшке һәм кичке аш төгәл вакыт буенча иде. Шоколад конфет яратты. “Валюшка, бүген төшке аш әзерләмә”, – дигән чаклары да булды, һәм ипи белән конфет ашый, чәй эчә торган иде. Без беркайчан да бәхәсләшмәдек. Хәтерлим әле, тәрәзә янына килде дә (каршы якта балалар мәйданчыгы бар, сабыйлар күп иде), күңелдәгесен әйтеп болай ди: “Әлеге балаларны нинди язмыш көтә? Аларның барысы да яхшы булсын, хәсрәт-кайгы күрмәсеннәр иде инде”. Ул сугыштан өйләренә кайткач, энеләре һәм сеңелләренә вафат булган әтисе һәм әнисен алыштырган. Аларның барысы да яхшы кешеләр булдылар, белем алдылар”.
Олег Евсеев: “Эдуард Петрович киң күңелле, бар яктан белемле, үзенең фикерен җиңел генә әйтеп бирә ала торган, шаян кеше иде. Мәсьәләләрне өстәлгә йодрык сугып түгел, ә сөйләшеп хәл итте. Аны тыңлыйлар иде. Карарларны һәрвакытта үзе кабул итте, кемнеңдер әйтүе буенча түгел. Эдуард Петрович Тәтештә Дан Монументы булдыруны башлап йөрүчеләрнең берсе булды, Башчыда Казан каймасын төзүчеләргә һәйкәл куярга теләде”.
Тамара Яшукова: “Эдуард Петрович итәгатьле, әдәпле, җиңел аралашучан кеше иде. Һәрвакытта елмайды. Милициядән лаеклы ялга чыккан үзенең хезмәттәшләрен дә ветераннар хорына җәлеп итәргә тырышты. Ул чакларда хорда ир-атлар күп иде. Хатыны белән гел бергә булдылар. Хатын-кызларны бик хөрмәт итте”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев