Батальонга кул сугышына керергә боерык биргән
Районыбызда Бөек Ватан сугышында катнашкан сигез тәтешленең “Советлар Союзы Герое” исеменә лаек булуын без беләбез. Шулай да Герой исеме бирелүгә тәкъдим ителгән кайбер фронтовиклар, төрле сәбәпләр аркасында, әлеге исемне алмый калганнар, җиде тәтешле.
(Тәтеш, 23 декабрь, “Тәтеш таңнары”).
Батальонга кул сугышына керергә боерык биргән
Андрей Иванович Силантьев 1911 елда Максимовка авылында (башка чыганакларда Салмановка) туган. Олы Тархан районы хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнгән. Кызыл Армиядә 1941 елның июненнән.
Капитан, 133нче укчы дивизиянең 681нче укчы полкның укчы батальон командиры. Бүләкләү кәгазеннән: “Батальон Днестр елгасын кичеп чыккан вакытта дошманның сан ягыннан шактый күп хәрәкәт итүче төркеме, шулай ук техникасы, көче белән очраша. Иптәш Силантьев хәлнең җитдилеген тиз арада аңлап, сугыша башлый. Оста итеп төрле борылышлар ясап, таулы-чокырлы урынны файдаланып, дошман тылына үтеп керә һәм “Ура!” кычкырып батальонны кул сугышына алып бара. Көтелмәгән мондый һөҗүм дошманда чуалышлар китереп чыгара. Силантьев батальоны немецларны юк итә башлый. Нәтиҗәдә 200 фашист юк ителә һәм 120 немец солдаты һәм офицеры әсирлеккә алына. Силантьев немецларның әлеге төркемен тар-мар иткәннән соң, полк капитаны белән элемтәне җайга сала һәм чигенеп баручы дошманны эзәрлекли башлый. Советлар Союзы Герое дигән югары дәүләт бүләгенә лаек”.
Андрей Иванович Силантьев 1944 елның сентябрендә яралардан һәлак була.Бүләкләре: Кызыл Байрак ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, III дәрәҗә Суворов ордены.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев