Бер гаилә тарихы
Россиядә Бөек Ватан сугышының кара канатлары кагылмый калган бер генә гаилә дә юктыр, мөгаен. Ул Олы Шәмәктән Лашмановлар гаиләсен дә читләтеп үтмәгән.
(Тәтеш, 24 ноябрь, "Тәтеш таңнары, Лашмановлар гаилә фотоархивыннан).
“Бабам Фома Лашманов 1896 елда Олы Шәмәктә туа. “Большевик” колхозында бригадир булып эшли, 1941 елның декабрендә фронтка мобилизацияләнә. Бу вакытта аның хатыны тугызынчы сабыен көткән чак була. Олы улы Семен әлеге мизгелләрдә Кызыл Армия сафларында хезмәт иткән”, – дип уртаклаша Галина Солдаткина. Мобилизациядән соң ике атна үткәч, гаилә башлыгының Сталинград тирәсендә хәбәрсез югалуы турында хәбәр килә.
“Бабай белән бергә авылдашы Александр Малышкин да сугышкан. Сугыштан соң ул әби янына килгән һәм ничек итеп Фома Игнатьевичның кәгазьне тезенә куеп карандаш белән өйдәгеләренә хат язуы турында сөйләгән. Көтмәгәндә фашист самолетлары оча һәм бомбага тота башлый. Барысы да тынып калгач, бабай утырган урында тирән чокыр калган була. Бабай үзенең соңгы баласын шулай итеп күрми кала. Аның хакында әлегә кадәр бернәрсә дә билгеле түгел”, – ди Галина Васильевна.
Лашмановларның олы уллары Семен Кызыл Армиягә 1938 елда чакырыла. Украинада, Польша белән чик буенда, хезмәт итә, 1941 елның 22 июнендә аларны таң алдыннан немец очкычлары бомбага тота. Сугышчыларның хәтта тиешле кораллары да булмый. “Семен абыйга сугыш шулай башланып киткән. Ул чакта күпләрне куе томан коткарган, сугышчылар юнәлешне тапканнар һәм үзләренең командирлары янына кайтып җитә алганнар. Аннары көзгә кадәр һөҗүмне саклаганнар, ләкин чигенергә туры килгән. Сугыш кирәк-яраклары, ашамлыклар, өс һәм аяк киемнәре булмаган. Бервакыт бомбага тотканда Семен абыйны җир күмеп киткән, ләкин иптәшләре аны казып алган, – дип сөйли Галина Васильевна. – 1941 елның көзендә солдатлар Киевтан ерак түгел Бровары шәһәре янына килеп чыккан. Төпләнеп утырган немецлардан сугышчылар печән тутырылган сарайга качкан. Бу вакытта башка солдатлар, шулай ук чигенүчеләр, машинаны яшерер өчен, аны сарайга керткәннәр. Машина алгы тәгәрмәчләре белән абыйның күкрәгендә тукталган. Аны санитар поездга кадәр илткәннәр, һәм, күп тапкырлар күчереп утыртылганнан соң, ул Казандагы госпитальгә урнаштырылган, аны анда озак дәвалаганнар һәм исән калуына өмет юк дип, өенә озатканнар”.
Семен Фомич Тәтешкә кадәр пароходта кайта, пристаньда аны энеләре Василий белән Петр каршы ала. Ул ел ярымнан аякка баса, китапханәдә һәм Олы Шәмәк авыл Советында секретарь булып эшли.
Уллары Герман Лашмановның язмышы аянычлы була. Сугышның беренче аенда ук ул Олы Шәмәкнең дүрт чыгарылышы исәбендә фронтка мобилизацияләнә. Егетне тулы урта белемле, зиһенле буларак, Горькийга кыска вакытлы офицерлар курсына җибәрәләр. Аны тәмамлагач Мәскәү өчен сугыша, анда аягы каты яралана. Хәрби госпитальдә дәваланганнан соң, Калач шәһәре тирәсендә Сталинградны саклый. Бервакыт Герман өйдәгеләренә чуаш шагыйре Петр Хузангай белән очрашуы һәм дуслашуы турында яза. Бу аның соңгы хаты була, шуннан соң туганнары лейтенант Лашманов Герман Фомичның хәбәрсез югалуы турында кара кәгазь ала.
“Авылга 1965 елда Чабаксардан артистлар килә. Алар белән бергә – Петр Хузангай да. Һәм бары тик шул чакта гына туганнары Герман абыйның кайда һәм ничек үлгәнлеген беләләр. Шагыйрь аларның ничек танышулары, ничек яшәүләре һәм сугышулары, абыйның ничек һәлак булуы һәм кайда җирләнгәнлеге хакында сөйли. Шагыйрь дусты истәлегенә “Саркел” поэмасын яза. Туганнар Петр Хузангай белән очрашканнан соң, Волгоград өлкәсенә язалар. Һәм ниһаять, 1967 елда, Герман Лашмановның 1943 елның 10 гыйнварында һәлак булганлыгы, Волгоград өлкәсенең Городищенск районы Вертячий хуторында туганнар каберлегенә җирләнүе хакындагы хәбәр килә”, – дип сөйли Галина Васильевна.
Василий Лашманов ата-анасы йортыннан исәп буенча дүртенче булып 1943 елда сугышка китә. Аңа бу чакта 17 яшь була. Өйдә кечкенә алты сабые белән әнисе кала. Җиңү көнен ул Преголя елгасы ярындагы Черняховск шәһәрендә каршылый. Сугыштан кайткач, колхозда шофер, клуб мөдире булып эшли. Кыз һәм малай үстерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев