Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Безнең "Үлемсез полк". Эмиль Шна (Олы Тархан урта мәктәбенең укучысы) яза

Сугыш.... Бу сүзне әйтүгә үк, җаннар тетри. Сугыш ул – бик куркыныч нәрсә.

(Тәтеш, 1 май, "Тәтеш таңнары"). Безнең "Үлемсез полк". Эмиль Шна, Олы Тархан урта мәктәбенең  сыйныф укучысы:

"Минем шәҗәрәмдә Бөек Ватан сугышы еллары.
Сугыш.... Бу сүзне әйтүгә үк, җаннар тетри. Сугыш ул – бик куркыныч нәрсә. Ул – ут, күз яшьләре, үлем, яралар, ачлык,  ялангычлык, толлык, әти-әнисез калган балалар. Сугыш нинди матур гаиләләрне җимергән, япь-яшь гомерләрне вакытсыз җир куенына салган! Илебездә һәр кешене дер селкеткән иң куркыныч сүз бу. Мин үзем сугышның ни икәнен белмәүче бер укучы малай, бу сүзне әйтү белән үк, бөтен тәнем чымырдап куя. Бу сүз – минем өчен иң куркыныч сүз. Безнең илнең тарихында күп сугышлар булган. Ләкин иң куркыныч, иң дәһшәтле, иң рәхимсез сугыш – Бөек Ватан сугышы булгандыр.
Сугыш михнәтләре минем гаиләм шәҗәрәсен дә читләтеп узмаган, әлбәттә. Аның беренче көненнән үк дәү әтиемнең әтисе – Шна Әкрам Ситдыйк улы, әнием ягыннан бабаемның әтисе Фәткуллин Әбүбәкер Гомәр улы һәм аның энесе Фәткуллин Мөбәрәк Гомәр улы сугышка китәләр.1941 нче елның 22 нче июнь таңында кайсы гына ана үз баласына “Балаларың, әти-әниең хакына исән-сау әйләнеп кайт, балам!” – дип,  изге теләкне теләмәде икән. 

Бабамнар өчесе дә Тәтеш районының Олы Тархан авылыннан. Дәү әтиемнең әтисе – Әкрам бабам башта фин сугышында катнаша. Аннары Бөек Ватан сугышы башлану белән Сталинград өчен барган канкойгыч сугышның үзәгендә була. Ул 1942 елның 17 июлендә башланып китә. Вермахт гаскәрләре шәһәрнең төньягындарак булган Идел елгасына ук үтеп керә. 125 көн дәвамында канкойгыч бәрелешләр бара. Һәр урам, һәр йорт йөзләгән, меңләгән корбаннар белән яулап алына. Бабам сугышта ике мәртәбә яралана, туган ягына кайта. Сәламәтләнүгә яңадан фронтка, яңадан пулялар астына, яңадан иле алдындагы бурычын үтәргә, сугыш кырына китә. Ул фронтта үзен батыр солдат итеп күрсәтә. Япон самурайларына каршы сугышта да катнаша. Әнием ягыннан бабаемның әтисе – Әбүбәкер бабам бик яшьли ятим кала, шуңадырмы аңа сигез яшьтән төрле хуҗалык эшләрендә катнашырга туры килә. Ат белән сукага йөри, чәчә, тырмалый.Урып-җыю эшләрендә армый-талмый эшли. Ул да Фин сугышында катнаша. Бөек Ватан сугышында Ленинград өчен барган сугышта беренче укчылар батальонында фашистларга каршы сугыша. Сугыш кырларында бабам пешекче булган, ул дошманның шартлатулары һәм пулялары астында безнең солдатларны кайнар азык белән тәэмин иткән. Ул 900 көнлек Ленинградны саклау эпопеясендә була. Ике тапкыр каты яралана, госпитальләрдә дәваланганнан соң, тагын сугыш кырларына әйләнеп кайта. Мин нәселебезнең шәҗәрәсендә бабаемның әлеге сугышта катнашып, Җиңү яулауга өлеш кертүебелән бик горурланам! Бу хакта минем яшьтәшләрем дә белсеннәр иде. Аңа “Ленинград оборонасы өчен” дип исемләнгән медаль бирелгән. Ленинградтан алып, Көнчыгыш Пруссиядә барган сугышларда катнашып, Кенигсберг шәһәре янына кадәр барып җитә минем бабакаем. “Сугышчан казанышлары өчен” медальләре белән бүләкләнә. Ә менә аның энесе дошманга каршы төньяк -көнбатыш фронтында командир булып Балтыйк буенда көрәшә. Мәрәк яшь бабамның ике “Кызыл йолдыз” ордены , Варшаваны һәм Берлинны азат итүдә катнашканы өчен медальләре бар. Ничек алар белән горурланмыйсың!

Бу сугышта бик күп авылдашларыбыз, якташларыбыз корбан булган. Нинди зур югалтулар! Халкыбызның күңелендә мәңге онытылмас яра булып калган еллар, көннәр, сәгатьләр һәм санап, көтеп алган минутлар. Ләкин халыкның тырышлыгы бушка китми: күптән көтелгән Җиңү көне килә.

Гөнаһсыз сабыйларның теләге кабул булганмы, язмыш шулай хәл иткәнме, шөкер, өч бабам да сугыштан исән-имин әйләнеп кайтканнар. Өчесе дә бер үк “Эшче” колхозында эшләгәннәр. Әкрам бабам – умартачылык белән шөгыльләнә, колхозның төзекләндерү эшләрендә бик актив катнаша. Ерак әбием –Асия белән өч ул үстерәләр,аларга югары белем бирәләр.Аларның нәселен авылда бик мактап сөйлиләр.Мин моның шулай икәнлеген бабам Сәгыйтькә карап беләм. Аның да кулыннан килмәгән бер генә эш тә юк! Ә әнием ягыннан булган Әбүбәкер бабам - озак еллар колхоз рәисе, Мәрәк бабам- бригадир булып эшли. Икесе дә ишле гаилә булып яшәгәннәр.Алар да балаларының күбесенә югары белем бирергә тырышалар.Икесенең дә тормыш иптәшләре Зәйнәп исемле.Икесе дә өздереп тальян гармунында уйнаганнар. Авылда бер генә чара да, бер генә туй да алардан башка үтмәгән. Мәрәк яшь бабам аккардионда да уйный белә торган булган .Ул аны Германиядән үк алып кайта.

Көннәр, еллар бер – бер артлы үтә тора, дөньяга яңа буыннар килә. Алда – Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәргә хәзерлекләр алып барабыз. Хатирәләрне яңартабыз. Яңа истәлекләр эзлибез, бабамнарны сагынабыз, аларны күрәсе, сөйләшәсе килә. Бәйрәмнәрнең иң олысы, иң кадерлесе - әлбәттә, Җиңү бәйрәме. Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала. Хәзерге вакытта да 9 нчы Май Җиңү көне буларак билгеләп үтелә.

Тик шулай да, күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр, һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр. Без ел саен 9 нчы Май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадын карарга барабыз. Бабамнарның рәсемнәре минем һәм энем белән һәрчак бергә.Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисләре уяна. Алар янына барасы, аларның чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән аларны юатасы, аларга мең –мең рәхмәт әйтәсе килә.Эх, минем бабайлар да шул бәйрәм парадында булса иде! Сөйләр идем бабакайларыма үземнең һәм энемнең уңышлары турында, ничек итеп Җиңү бәйрәменең 75 еллыгына багышланган конкурста катнашуыбыз турында.Үзебез укый торган өр-яңа мәктәпне күрсәтер идем.И шатланырлар иде дә соң, безнең тормышка!

Сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган бабамнар кебек каһарманнар һичкайчан онытылмас. Без алар алдында шушы яхшы, тыныч, тату, бәхетле тормышта яшәвебез өчен бурычлы. Алар күрсәткән батырлык, тиңдәшсез хезмәтләрне бөтен кеше олылый һәм алар тарих битләренә мәңгелеккә кереп калсын иде. Cугыш афәтен, аның китергән фаҗигаләрен экраннарда гына күрик, әдәби китаплардан гына укып белик, беребезгә дә, беркемгә дә моны яңадан кичерергә язмасын.
Кызганычка каршы, дөньялар әле дә тыныч түгел. Җир өстендә туплар, снарядлар ярыла. Халык күпләп кырыла, яшь балалар гомере вакытсыз өзелә. Үлем ачысына түзә алмыйча Җир-Анабыз да ыңгыраша. Ишетәсезме, кешеләр, мин сөйләгән сугышларга инде күп еллар үтсә дә , бүген дә әле вәхшилеккә юл куела бит?! Бүгенге якты көн туачак нәни сабыйлар хакына сугышта җаннарын биргән корбаннар рухын рәнҗетергә ярамый. Тарих моны бервакытта да гафу итмәс

Мәктәбебездә тыл ветераннары, сугыш чоры балалары белән очрашулар әледән-әле уздырылып тора. Кунакларыбыз сугыш елларында үзләре кичергән авырлыклар турында сөйләгәндә, ирексездән күзләргә яшь тула.

Туган илебез зур сынаулар, авыр юллар, чиксез күп югалтулар белән Җиңү таңын каршылаган. Юк, җиңел генә бирелмәгән бу тынычлык, шуңа күрә дә без аның кадерен белеп, шушы аяз көнебезгә сөенеп, тормышның ямен-тәмен белеп, куанып яшәргә тиешбез!

“ Әйе, Җиңүнең бәһасе кыйммәткә төшкән. Күпме тумаган балалар, кушылмаган яшь йөрәкләр... Шуңа күрә җирдә сугыш булмасын, бары тик тынычлык кына хөкем сөрсен иде. Минем язмам бабамнарга дога булып барсын иде".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев