Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Бүген данлы Җиңү юбилеен безнең белән Тәтеш  районында яшәүче  13 ветеран каршылый

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга күп еллар уза барган саен, анда катнашучыларның саны да аз калып бара.

(Тәтеш, 9 май, "Тәтеш таңнары").  Бүген данлы Җиңү юбилеен безнең белән Тәтеш  районында яшәүче 13 ветеран каршылый, алар үз гомерләрен дә кызганмыйча, Җиңү көнен 
якынайткан.

Авдонин Иван Николаевич
1924 елда Кызыл Нечасовода туа. 191нче аерым ПВО зенит бронепоезды составында Ленинград фронтында радист һәм артиллерия­че булып хезмәт итә. Яшь сугышчы зенит бронепоездында калган солдатлар белән бергә Ленинград өлкәсендә тимер юлны саклый, Тихвин, Пикалево, Синявино һәм башка тимер юл станцияләрен сак­лый. Иван Николаевич Җиңү турында Латвиядә булганда белә. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, “Ленинград оборонасы өчен”, Жуков  медальләре, “Ленинградны фашист камалышыннан тулысынча азат итүгә 70 ел уңаеннан” истәлек билгесе һәм башкалар белән бүләкләнгән.
   
Ананьева Анастасия  Никоновна
Анастасия Никоновна 1923 елда Харьков өлкәсендә туа. Җидееллыкны тәмамлаганнан  соң, элемтәче булырга укый. Сугыш башлангач аларны, элемтә­челәрне, Харьков хәрби округы штабына алалар. Ул 1941 елның декабрендә дус кызлары белән Сталинградка җибәрелә. 1942 елның августында Сталинград бәрелешеннән соң, Астраханьга эләгә. Озак та үтми 6нчы аерым полкның 28нче удар армия составында Калмык далалары аша һөҗүмгә күчә башлыйлар. Калмык эпопеясе 1943 елның 1 гыйнварында тәмамлана, 28нче Армия гаскәрләре Элис­та шәһәрен фашистлардан азат итә. Ә аннары Литва, Кенигс­берг, Польша була. Анастасия Никоновна сугышта булачак ирен, шулай ук элемтәче, тәтешле Николай Ананьевны очрата. “Бик яхшы элемтәче” билгесе, “Кызыл Йолдыз” ордены, II  дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Сугышчан хезмәтләре өчен”, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, “Кенигсберг­ны алган өчен”, “Берлинны алган өчен” медальләре белән бүләкләнгән. 


Ахтапов Шәүкәт Зариф улы
1927 елда Түбән Тарханда ­крестьян гаиләсендә туа. Шәүкәт Зариф улын 1944 елда Кызыл Армия сафына чакыралар. Саратов өлкәсе Татищево шәһәрендә хезмәт итә, анда бер ел хәрби күнекмәләргә өйрәнә. Сугыш тәмамланырга бер атна кала фронтка җибәрергә тиеш булалар, әмма Җиңү яулап алына. Шәүкәт Зариф улы 1951 елның маена кадәр алты ел ярым эчке гаскәрләрдә хезмәт итә. “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медале бар. 

Бибина Зинаида Харитоновна
1936 елда Урюмда туа. 1940 елда, аңа 4 яшь булганда, аны кешеләрне планлы күчерү буенча ССР Карело-Финга җибәрәләр. “Авылдан эвакуацияләү башланды. Озак та үтми без Ленинградка киттек. Әни әйтүеннән беләм, 1941 елның 15 октябрендә әти Ленинградны сакларга киткән. Шәһәр камалышта булган”, – дип сөйли Зинаида Харитоновна.  Әнисе белән аңа камалыштагы Ленинградтан чыгарга насыйп булган, аларны көньякка эвакуацияләгәннәр, аннары Урюмга кайтканнар. 1943 елда фронттан әтисе дә кайткан. Зинаида Харитоновнаның “Камалыштагы Ленинградта яшәүче” билгесе, “Ленинградны фашист камалышыннан тулысынча азат итүнең 70 еллыгы уңаеннан” истәлек билгесе бар. 

Воробьев Павел Александрович
1926 елда Олы Шәмәк авылында туа. 1943 елда, хезмәт резервы составында, Омск өлкәсенә хезмәт итүгә чакырыла, аннары – Ерак Көнчыгышка. Өенә сугыш тәмамланганнан соң биш ел узгач, 1950 елда  кайта. “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германия­не җиңгән өчен” медале белән бүләкләнгән. 

Ведьгаев Илья Егорович
1925 елда Килдеш авылында туа. Илья Егорович Кызыл Армия сафларына 1943 елның гыйнварында чакырыла. Иваново өлкәсендә бер ел хәрби курсларда укый. Аннары Беренче Белоруссия фронтына укчылар полкына җибәрелә.  Пулеметчы була.  1944 елның маенда Припять елгасын кичкәндә яралана. Госпитальдә дә­валана, аннары янә фронтка китә. 155нче аерым җирлек укчы ротасына җибәрелә. 1945 елның октябрендә демо­билизацияләнә. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Жуков медале, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнгән.

Ермолаев Алексей Степанович
1926 елда Буа районы Ивашевка авылында туа. 1943 елның октябрендә Кызыл Армия сафларына чакырыла. Ярты ел сапер-понтон төзүче булырга укый, аннары фронтка китә. Әмма курсантлар хәрби хәрәкәтләр зонасына җибәрелергә әзер булганда, Рязань өлкәсенең Лакино авылы янындагы Ока елгасы аркылы понтон күперне ашыгыч рәвештә рәткә китерү турында боерык ала. Аны башкару Таман ордены Кызыл Байрак дивизиясенең 372нче гвардия батальоны взводына йөкләнә, әлеге солдатлар арасында Алексей Степанович та була. Аннары – объектларны миналардан арындыру буенча даими йөрүләр. Алексей Степанович Ермолаев – ике тапкыр Кызыл мәйданда парадта катнаша. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Жуков медале, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнгән.

Ишелев Павел Артемьевич
1923 елда Урюмда туа. Кызыл Армия  сафларына 1942 елның апрелендә чакырыла. Башта Ленинградтагы пехота училищесына җибәрәләр, ә июльдә, баржаларга төяп, Махачкалага озаталар, аннан – җәяүләп Малгабекка. Павел Артемьевич элемтәче булып хезмәт итә, алда баручылар белән командование батальонына элемтәне тәэмин итә. Бәрелешләр белән Таман ярымутравына кадәр барып җитә, аннары Украина, Польша, Будапештны алулар. Җиңү турындагы шатлыклы хәбәрне Австриядә ишетә. 
Кызыл Йолдыз һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, “Батырлык өчен” медале, “Будапештны алган өчен” һәм “Кавказ оборонасы өчен” медальләре белән бүләкләнгән.

Романов Алексей Николаевич
1919 елда ТАССР Тәтеш районы Кильна авылында туа. 1939 елның сентябреннән 1941 елның июненә кадәр 43нче укчы батальонда укчы булып хезмәт итә. 1941 елның июненнән 1942 елның мартына кадәр гаубица артиллерия бригадасында топог­раф була, 1942 елның мартыннан 1944 елның апреленә кадәр – пушкалы артиллерия полкында хезмәт итә, 1944 елның апреленнән 1946 елның маена кадәр – 178нче танкка каршы дивизиянең истребительләр отделениесендә радист. II дәрәҗә Ватан сугышы  ордены, “Батырлык өчен”, “Японияне җиңгән өчен”, Жуков медальләре, “Фронтовик” билгесе белән бүләкләнгән.

Страшина Валентина Прокофьевна
1925 елда Льяш авылында туа. Сигез яшендә чакта алар гаиләсе Астраханьга күченә. Җиденче сыйныфны тәмамлагач 1295нче санлы эвакуация госпиталенә эшкә урнаша, анда 1941 елдан 1942 елга кадәр эшли. Тагын да эшләгән булыр идем ди, ләкин тиф белән авырып китә, эшенә кайтырга карар кылганда, госпитальне эвакуацияләгәннәр. Аннары Астраханьда почтада хезмәт куя. Жуков медале,  “Фронтовик” билгесе белән бүләкләнгән.

Таһиров Мөбарәкҗан Фатыйх улы
1926 елда Үтәмештә туа. 1943 елда Кызыл Армия сафына чакырыла. Рязань өлкәсендә бер ел хәрби курсларда укый. 1944 елда 1нче Украина фронтына җибәрелә, 3нче танк бригадасында сугыша. Берлинны алуда катнаша. Өенә сугыш тәмамлангач, биш елдан соң кайта. “Безне Япония белән сугышка әзерләделәр, ләкин шулай да җибәрмәделәр”, –  ди ветеран. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Праганы азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен”, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнгән. 

Фомин Петр Матвеевич
1925 елда Тоншерма авылында туа. Хәрби хезмәткә 1943 елның гыйнварында чакырыла. Телефонист белгечлеген үзләштерү өчен 119нчы артиллерия полкына курсант итеп кабул ителә. 1943 елның авгус­тында, яңадан оештырылган полк составында, Петр Матвеевичны 117нче укчы полкка 2нче Белоруссия фронтының 2нче кабельле кыр линиясенә телефонист буларак кабул итеп, фронтка җибәрәләр. Фронт сызыгы аша чыкканда каты яралана. Госпитальдән, алга таба хезмәт итүгә яраклы түгел дип, 1945 елның апрелендә чыгаралар. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германия­не җиңгән өчен” медале белән бүләкләнгән.    

Якушкин Михаил Дмитриевич
Пролей-Каша авылында кресть­ян гаиләсендә туа. Михаил Дмитриевич 26нчы дивизия сос­тавында сугыша, ул Дон елгасыннан ерак түгел урнаша. 1944 елның язында Коваль шәһәрен азат итүдә катнаша, ә июльдә дивизия Польша чигенә чыга. Контузияләнә. Ике атнадан соң сафка кайта. 1945 елның кышында Висла елгасы янына барып җитәләр, анда берничә ай торалар, ә язын һөҗүмгә күчәләр. Апрельдә Берлин өчен бәрелеш башлана. Михаил Дмитриевич Җиңү көнен әлеге шәһәр янында каршылый. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены,  “Сугышчан хезмәтләре өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”, Жуков медальләре белән бүләкләнгән.

 

Фото: Тәтеш ягы тарихы музее архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев