Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Бүләкләре сугышчының батырлыгы турында сөйли

Районда яшәүчеләр Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайткан фронтовикларның исемлегенә төзәтмәләр кертү өчен район гәҗите редакциясенә көн саен мөрәҗәгать итә.

(Тәтеш, 23 декабрь, "Тәтеш таңнары", Мәдинә Ибәтуллина ).

“Безнең гаиләдә Бөек Ватан сугышы вакыйгалары хакында истәлекләрне кадерләп саклыйлар һәм буыннан-буынга тапшыралар, ләкин, ни аяныч, бабаем Федор Николаевич Читаевның бары тик бер генә фоторәсеме сакланган. Без аны зурайтып ясаттырдык һәм ел саен аның белән “Үлемсез полк” сафларында йөрибез. Бүләкләре турындагы мәгълүматны без “Халык батыр­лыгы” һәм “Халык хәтере” сайтларында таптык”, – дип уртаклашты тәтешле Елена Чернова.

Федор Читаев 1909 елда Түбән Новгородта туа. Гаилә сугыш башланыр алдыннан Олы Шәмәк авылыннан ерак түгел урнашкан Победа поселогына күченә. Хәрби хезмәткә 1941 елда Горький (Түбән Новгород) шәһәренең автозавод районы хәрби комиссариаты тарафыннан чакырыла.

Өлкән сержант исеменә ия була. 255нче танк бригадасының техника белән тәэмин итү ротасы слесаре була. Көнчыгыш Пруссия территориясендәге бәрелешләрдә күрсәткән каһарманлыгы өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Дошман уты астында СУ-76ны (искәрмә: үзйөрешле-артиллерия җайланмасы) ремонтлый. Сугышның кызган чагында СУның берсендәге төзексезлекне җайга сала, ул кабат дошманны утка тота. “Сугышчан хезмәтләре” өчен медален 1943 елның 20 августында Орлов өлкәсенең Яңа-Ямск торак пунктында немец илбасарлары белән бәрелештә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен ала. Ремонт бригадасы составында яу кырыннан 4 җимерелгән танкны эвакуацияли һәм аларны дошман уты астында көйләп куя. Сугышчыга тагын бер “Сугышчан хезмәтләре” өчен медален бригада белән бергәләп дошманның миномет уты астында 5 хәрби машинаны, өч Т-34 һәм ике Т-70не торгызганы өчен тапшыралар. 

“Бабай 70нче елларда һәлак булган. Сугыштан соң Украинадагы Херсонск өлкәсендә яшәгән һәм шунда җирләнгән. Ни аяныч, әни ягыннан бабаем Илюшкин Кузьма Данилович хакындагы мәгълүматларны таба алмыйм. Ул 1904 елда Тоншермада туган. Әнием Зинаида Кузьминична бабайның фронттан кулсыз килеш кайтканлыгын сөйләде, – дип дәвам итте Елена Владимировна. – Илебезнең азатлыгы өчен көрәшкән кешеләр турындагы истәлекне саклау – һәрбер кешенең бурычы”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев