Дәвамлы тарих
“Тәтеш таңнары” гәҗитендә 27 ноябрь санында басылган “Бары тик бер фоторәсем сакланган” дигән язмага карата җавап сүзе алдык.
(Тәтеш, 26 декабрь, "Тәтеш таңнары", Мәдинә Ибәтуллина). Исегезгә төшерик, Келәштән хәбәрсез югалган Кызыл армиячеләрнең кызы һәм туганы Рушания Әхмәтгалиева безнең редакциягә килде. Аның җан әрнеткеч тарихы хәбәрчеләрне игътибарсыз калдырмады, алар сугышчының кызы белән очрашулары хакында мәкалә язды. Казаннан эзләүче Хәтирә Мәрдәншина безнең гәҗит сайтында Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны билгесезлектән һәм хәбәрсез югалган кешеләрне кайтарырга ярдәм иткән әлеге мәгълүматны укып, безнең белән элемтәгә чыкты. Ул бертуган Фатыйх һәм Хатыйп Шәйхетдиновларның хәбәрсез югалмавын, ә яу кырында һәлак булуларын хәбәр итте. 1909 елда туган, 354нче укчы дивизия мәргәнчесе Шәйхетдинов Хатыйп Шәйхетдин улы 1941 елның 4 декабрендә һәлак була, 1913 елда туган, 37нче танк полкы сержанты Фатыйх – 1943 елның 26 февралендә. Игътибарга, ул сугышка кадәр “Азат” колхозында рәис булып эшләгән.
Бертуганнарның олысының җирләнгән урыны билгеле. Бу Матушкино авылы була. Бөек Ватан сугышының беренче айларында Матушкино авылы янында немец илбасарлары белән аяусыз бәрелешләр барган. Авыл кыска вакытка чолгап алынган, ләкин 354нче укчы дивизия солдатлары аны бик тиз азат иткән. Матушкинода бәрелешләр туктаганнан соң, анда яшәүчеләр үз йортларына кайта башлаган. Алар яз ае якынлашуга солдатларны җирләүгә керешкән, чөнки шул урыннарда узган сугышларда гомерләре өзелүчеләр декабрьдән бирле кар астында яткан.
1974 елда Ленинград шоссесының 41нче чакрымында “Штыклар” мемориаль комплексы: Мәскәүне саклаучыларга һәйкәл, туганнар каберлеге, архитектура комплексы ачылган. Әлеге урында якынча 760тан күбрәк кеше җирләнгән.
Шәхси состав югалу турындагы эшнең бер битендә Тәтеш районы кешесе Шәйхетдинов Хатыйпның һәлак булуы турындагы мәгълүмат та бар. Келәшле белән бер көндә аның Олы Тарханнан 1900 елда туган Булатов Шәриф Билал улы, 1902 елда туган тәтешле Мусташкин (Мостафин) Гариф, шунда ук 5 декабрьдә Келәш авылында 1902 елда туган Нәбиуллин Хәсәннең һәлак булу датасы язылганлыгы да бар.
Матушкинодагы туганнар каберлегеннән алынган солдат җәсәде 1966 елда Кремль дивары янында Билгесез солдат каберлеге мемориалына тантаналы рәвештә җирләнгән. Белгәнебезчә, анда бер якташыбызның да җәсәде саклана.
Мәскәү өчен оборона вакыты 1941 елның 4 декабрендә тәмамланган. Совет гаскәрләре һөҗүмгә күчкән. Ватан өчен һәлак булучылар, Мәскәүне саклаучылар мәңгелеккә үлемсез калган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев