Фоторәсеме генә сакланган
“Алар Җиңү белән кайтты” дип исемләнгән Хәтер китабын бастыруны планлаштыру турындагы мәгълүмат чыккач, редакциябезгә мөрәҗәгатьләр килеп тора.
(Тәтеш, 28 ноябрь, "Тәтеш таңнары, Руслан Багиров). Шулай итеп, бер көнне бездә Рушания Әхмәтгалиева булды.
Ул күз яшьләрен чак тыеп, үзенең Келәш авылында туган, беренчеләр исәбендә фронтка киткән әтисе Фатыйх Шәйхетдинов турында сөйләде. Өйдә хатыны һәм улы Дамир калган.
“Ул 1941 елның августында Суслонгердагы өйрәнү лагеренә эләгә, әни аның янына, күрергә барып йөрде. Абый сабый чакта вафат булган, ә мин 1942 елда туган. Әни сөйләгән иде, ничек итеп әтидән хат алуын, анда әтинең болай дип язганлыгын: “Әгәр ир малай туса, аңа Дамир дип исем куш, ә әгәр кыз булса – Рушания”. Тагын бер хат килде, анда ул танк йөртергә өйрәтүләре һәм хәзер фронтка җибәрәчәкләре хакында язган иде. Аның яраланганлыгын, Горький госпиталендә дәваланганлыгын беләм. Әни аның янына барырга җыенды, әмма аны бабай җибәрмәде, чөнки мин кечкенә идем”, – дип уртаклаша Рушания Фатыйх кызы.
Солдат Фатыйх Шәйхетдиновның 1943 елда хәбәрсез югалуы турындагы кайгылы хәбәр килгән. Аның бертуганы Хатыйп Шәйхетдинов та Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган.
“Бер фоторәсеме сакланып калган, бервакыт шуның белән “Үлемсез полк”ка чыктым, булдыра алмыйм, елыйм. Мин Җиңү көнендә һәрчак елыйм, мин бит бер тапкыр да беркемне дә әти дип әйтмәдем”, – ди Рушания Фатыйх кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев