Хәрби бурычына тугры булган
Колунец кешесе “Алар Җиңү белән кайтты” дигән Хәтер китабына әтисе хакындагы мәгълүматларны кертү өчен гаризаны тутырырга дип, район гәҗите редакциясенә килде.
(Тәтеш, 7 февраль, “Тәтеш таңнары”, Динә Мансурова). “Исемлектә әтиемнең фамилиясе юк”, – дип хәбәр итте Мария Доронина һәм, әтисе турында сөйләп, аның сугыш еллары хакындагы тирән хатирәләре белән уртаклашты.
Петров Георгий Ильич 1923 елның 1 маенда күп балалы гаиләдә туа. Эш сөючән булып үсә. Әтисе белән 9 яшьтән көтү көтә. 4 сыйныфны тәмамлый, алга таба да уку теләге зур була, әмма гаиләдәгеләренә булышырга кирәклеген аңлый. Өстәвенә әле өйләренә бәла килә – әтисен черегән бер капчык иген өчен кулга алалар да, 3 елга хөкем итеп, Колымага сөрәләр. Ул шуннан әйләнеп кайтмый. Георгий тракторчылар курсында укый, колхозда эшли. Аны 1942 елның 12 мартында армиягә чакыралар. Благовещенск янында 1943 елның февраленә кадәр сержант буларак хезмәт итә. Аннары, Георгий Ильич искә алганча, Цильна янында (йорт янәшәсендә диярлек!) часть оештыралар, һәм ул апрельдә Көнбатыш фронтка, артиллериягә эләгә. “Спас-Деменск янында уң җилкәм һәм уң ягым кыйпылчыктан яраланды. Госпитальдән чыгаргач, мине танк мәктәбенә юлладылар, аны тәмамлагач 1944 елда 3нче Белоруссия фронтының Витебск янына билгеләндем. Машиналар (Т-34) алдык һәм шунда ук сугышта – Витебск операциясендә катнаштык”, – дип искә төшергән кыю танкчы.
Балтыйк буен 39нчы армиянең 28нче Гвардия танкы бригадасы составында азат иткән. Гвардиянең өлкән сержанты Георгий Петровның Җиңү Парадында катнашачагы турындагы хәбәр шатлыклы булган. “Безне 31 майда плацка җыйдылар, барысын да яңаны кигерделәр, поездга утырттылар да Мәскәүгә алып киттеләр. Хлебниково станциясенә китерделәр (Мәскәүдән 23 чакрым). Иртә таңнан машиналарда Иске Бистә мәйданына ташыдылар һәм 3.40тан алып 10.00гә кадәр без анда сафка басып йөрү белән шөгыльләндек”, – дип сөйләгән ветеран. Бу хактагы вакыйгалар истәлеге булып фотосурәт сакланып калган. Георгий Ильич тагын ике ел Көнбатыш Украинада хезмәт иткән, күп еллардан соң шунда ук, шул ук частьтә, аның оныгы Андрей Ватан алдындагы үзенең хәрби бурычын үтәгән.
Георгий Петров өенә нибары 47нче елның мартында гына кайткан. Сугышларда күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, III һәм II дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнгән. Туган колхозында бик тиз арада эшкә дә керешкән. 37 ел дәвамында трактор бригадасына җитәкчелек иткән. Аннары запас частьләр склады мөдире булып эшләгән, бары тик 76 яшендә лаеклы ялга чыккан. Хатыны Анастасия белән бергә дүрт кыз үстергәннәр. Сугышчы һәм авыл эшчәне 2009 елның 5 маенда вафат булган. Барлык фронтовиклар кебек ул да сугыш турында сөйләргә яратмаган, шулай да бүләкләү кәгазьләрендә Петров Георгийның батырлыклары турында тасвирлама бар. Бу батырлык, куркусызлык, үтә кыюлык, Ватанга чиксез мәхәббәт үрнәге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев