“Киндер” дигән һәм гомерен саклап калуын үтенгән”
Тумышы белән Бидәңгедән булган Галимҗан Мохтаров 18 яшендә фронтка киткән һәм Җиңү белән кайткан.
(Тәтеш, 17май, "Тәтеш таңнары"). Бөек Ватан сугышында катнашучыларның нәсел дәвамчылары әти-бабаларының истәлеген изге хөрмәтли.
Бу хакта редакциягә килүче хатлардан беләбез.
Шуларның берсе – тәтешле Рәмис Мохтаровтан килгәне, җиңүченең 5 баласы исеменнән язылган. “Сугыш илдәге һәрбер гаиләгә кайгы китерде. 1942 елда әтиебез Галимҗан Имаметдин улы Мохтаровны фронтка алалар. Күз алдына китерегез, Бидәңгедән 18 яшьлек авыл егете үзен дә кызганмыйча, батырлыклар эшләгән, Ватаныбызны саклаган.
Ул үзенең сугышчан юлын 262нче укчы полкта башлап җибәргән. Күрсәткән кыюлыгы өчен шушы ук елны әтиебез “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. Гади солдаттан өлкән сержантка кадәр күтәрелгән. Витебск янында немец оборонасын өзгән вакытта, взвод командиры йөкләмәсен үтәп, батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.
Әти сугыш турында искә алырга яратмады, “аны күрмәвең хәерле” дигән сүзләрне генә әйтә иде, әмма кайчакларда безгә кайбер нәрсәләрне сөйләде, һәм аны тыңлаганда, әлеге юлларны язгандагы кебек, елый идек.
Бер күренеш күңеленә уелып калган. Кенигсбергны алган вакытта ул бер йортта немец солдаты белән күзгә-күз очрашкан. Дошманның патроны беткәч, теге кулын күтәргән һәм өч бармагын күрсәткән дә “Киндер” (“Балалар”) дигән, аңа гомерен саклап калуын үтенгән. Һәм әти аңа атмаган, ә әсирлеккә алган. Хәтта иң коточкыч сугышта да чын кеше булып калырга мөмкин! Аннары, сугыштан соң инде, ул әлеге очрак ярдәмендә исән-сау әйләнеп кайтканмындыр, бәлки, дип фикерләде”.
Галимҗан Имаметдин улы бәрелешләрдә дүрт тапкыр яраланып һәм контузияләнеп, тагын өч медаль: “Кенигсбергны алган өчен”, “Сугышчан батырлыгы өчен”, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” бүләкләнгән. Һәр медальнең үз тарихы бар – авыр һәм коточкыч.
“Безнең әти туган авылына 1946 елда Җиңү белән кайткан, – дип хәбәр итәләр балалары. – Өйдә аны сөенечле булмаган хәбәр көтә. Сугышта 2 ир туганы һәлак була, хуҗалыкны торгызырга, әнисенә ярдәм итәргә, колхозда ир-атлар кулы да кирәк була. Ул тракторчы булып эшли башлый, әдәпле кыз, безнең әниебез Зөбәйдәне очрата. Алар бик бәхетле гомер кичереп, бергәләп биш бала тәрбияләп үстерде. Яралары, салкын окоплар аның сәламәтлегендә эзсез югалмаган, әлбәттә.
1989 елда әтиебез гүр иясе булды. Әмма без, балалары, оныклары һәм оныкчыклары аны онытмыйбыз һәм әтиебез, бабабыз Мохтаров Галимҗан Имаметдин улы белән горурланабыз”.
Һәм хат түбәндәге сүзләр белән тәмамлана: “Безнең һәркайсыбыз бәхетнең ничек яулап алынуын хәтерләсен, батырлык турындагы хатирәләр безнең йөрәкләрдә мәңгегә яшәсен иде!”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев