Курск дугасында батыр булган
Полковник Николай Иванов сугышчан бурычларны бик яхшы итеп үтәгән.
(Тәтеш, 15 март, "Тәтеш таңнары", Мария ХРАМОВА). Ул Чуашия АССРның Кече Яльчик авылында туа. Балачак һәм яшьлек еллары безнең шәһәрдә уза.
Николай Иванов 1927-1928 елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итә, демобилизацияләнгәннән соң, Буада кантон советы башкарма комитетында инструктор булып эшли, 1931 елдан – ТАССРның игенчелек Наркоматында. Николай Ивановны 1943 елда янә армиягә чакыралар, һәм ул кадровый хәрби була. Бөек Ватан сугышы вакытында якташыбыз Курск дугасында гадәттән тыш ныклык күрсәтә. Кырык өчнең апрелендә үзенең полк командиры җитәкчелегендә алдынгылыкка чыга да язгы бәрелешләрдән соң Курковск дивизиясе составына күчерелә һәм Протасов авылы янында урнаша. Дошманның һөҗүм итү вакыты турында төгәл разведка мәгълүматларын алып, безнең командование алдан уздырып артиллерия һәм бомбага тотуны үткәрүне боера. Иванов полкының гаубица залплары тулаем ут өермәсендә ярты сәгать диярлек күкрәп тора, алдан ук билгеләнгән урыннарга йөзләгән снаряд оча. Әмма әлеге артиллерия атышы фашист һөҗүмен бары тик кичектерә генә. Таң сызыла башлауга, немец бомбалары шартлавыннан җир тетрәп тора. 30 дошман танкыннан һәм үзйөрешле орудиедән торган колонна, пехотаның ике батальоны һөҗүмгә ташлануга ук, Иванов артиллериячеләре үз гаубицаларының барлык җимергеч көчен яудыра. Майор пехота буенча утны бер ноктага юнәлдерергә һәм аны танклардан аерырга боера. Дошман чылбыры тоткарлана, ә техника авылга керә һәм артиллериячеләрнең утлы позициясенә хәрәкәт итә.
Пушкалардан һәм пулеметлардан атып, танклар якын ук киләләр, ләкин, снарядлар “яңгырыннан” чигенәләр, ә аннары янә алга ыргылалар. Артиллериячеләр 5 танкны һәм 3 “Фердинанд”ны җимереп, юк итәләр, калган техника күршедәге таулар тезмәсе калкулыгына чигенә һәм шуннан ут ачуны алып бара.
Артиллериячеләр ун сәгать диярлек сугышалар, сирәкләнгән расчетлар белән яртыдан азрак орудие төзек хәлдә кала. Кичен безнең пехота килә, сугыш кирәк-яраклары, кайнар ризык китерә. Киеренкелектән егылган сугышчылар бераз ял итәләр. Гитлерчылар икенче көнне тагын һөҗүмгә күчәләр, берничә тапкыр ыргылыш ясыйлар, ләкин барысы да уңышсыз чыга.
Икенче көн азагында майор Иванов дивизия штабына бәрелеш нәтиҗәләре турында җиткерә. Аның командованиесе астындагы полк дошман пехотасының 18 танкын, 4 артиллерия һәм миномет батареясен, 2 сугыш кирәк-яраклары складын, хәрби йөк белән 20 подводны, 6 автомашинаны, 5 пулеметны, 3 ротаны тар-мар итә.
1943 елның августында Николай Петрович Ивановка батырлык һәм кыюлык күрсәткәне өчен Ленин ордены, “Алтын Йолдыз” медале тапшыру белән Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул шулай ук өч Кызыл Байрак ордены, III дәрәҗә Суворов, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Кыю командир-артиллерияче сугыштан соң да армиядә хезмәт итүен дәвам итә. 1947 елда ул Дзержинский исемендәге Хәрби академия каршындагы Югары офицерлык академиясе курсларын тәмамлый. Полковник Николай Иванов 1954 елдан – запаста. Ул Тәтештә яшәгән. 1959 елның гыйнварында вафат булган һәм Казан шәһәрендәге Арча зиратына җирләнгән.
Тәтеш шәһәрендәге һәм Яльчик авылындагы урамнарның берсенә Советлар Союзы Героеның исеме бирелгән.
Фото тәтеш ягы тарихын өйрәнү музее архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев