Кырык бишнең февралендә Сафиуллин Харис Нәбиулла улы һәлак булган
Сафиуллин Харис Нәбиулла улы 1941 елда сугышка алынган, 217нче укчы дивизиянең 755нче укчы полкында өлкән сержант булып хезмәт иткән.
(Тәтеш, 26 июнь, "Тәтеш таңнары", Эльвера Абдрахманова). Сафиуллин Харис Нәбиулла улы – минем бабамның бертуганы, ул 1920 елда Олы Тормы авылында туган.
1941 елда сугышка алынган, 217нче укчы дивизиянең 755нче укчы полкында өлкән сержант булып хезмәт иткән. 1945 елның 15 февралендә Польша җирендә, Тирмансдорф авылында, хәзерге Калининград өлкәсе, һәлак булган.
Сугышчан бүләкләре бар: 1943 елның 23 сентябреннән Унеча һәм Гомель шәһәрләрен азат итүдәге сугышларда катнашканда бик яхшы хәрби каһарманлыгы өчен, 1944 елның 20 июненнән Жлобин шәһәрен, Бобруйск юнәлешендә немецларның мөһим терәк пункты оборонасын яулап алу өчен сугышларда катнашканы өчен, 1944 елның 25 июненнән Друть елгасын кичүдә һәм дошманның эшелон итеп урнаштырылган зур оборонасын каты өзүдә катнашканы өчен. “Батырлык өчен” медале һәм Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Харис Сафиуллин 1941 елдан 1945 елның февраленә кадәр данлы сугышчан юл узган. Аның хакындагы мәгълүмат абыемның архивында саклана. Ул гаилә корырга өлгергән, әмма туган авылында аның Рәхимә исемле сөйгән кызы булган. Әлеге сугыш никадәрле язмышларны җимергән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев