Өчәр тәүлек йокламаганнар
Тәтешле Зоя Голованова редакциягә “Алар Җиңү белән кайтты” дип исемләнгән Хәтер китабы өчен анкета тутырырга килде һәм үзенең әти-әнисе хакында сөйләде.
(Тәтеш, 6 февраль, “Тәтеш таңнары”, Елена Викторова). “Әнием Анастасия Ильинична Ростова Ильинскида туа. 1940 елда 10нчы сыйныфны тәмамлый һәм Казандагы авиация институтына укырга керә, ә инде 1942 елда Тәтештән ахирәтләре белән бергә фронтка китә. Сугыш турында ул күп сөйләмәде, операцияләр вакытында табибларга ярдәм итәргә туры килүе, аларга ничек итеп авыр яралыларны аякка бастырулары хакында гаҗәпләнеп искә төшерде. Өчәр тәүлек йокламаган чаклары булган”, – дип уртаклаша Зоя Николаевна.
Аның архивында әле тагын Анастасия Ильинична тарафыннан аңа бүләк ителгән Тәтештәге 1нче урта мәктәп педагогы Алексей Елизаровның “Хөрмәтле Настя! Сугыш турындагы истәлек. Бу Латвиядәге күл, анда без, син һәм мин, тәтешлеләр, 1944 елның июлендә очраклы рәвештә очраштык. Көнчыгыш Пруссия чиге ерак түгел иде, аны 1944 елның 16 октябрендә үтеп чыктык. Синең укытучың Ал. Ив. Елизаров”. Анастасия Ильинична әлеге очрашуны яхшы хәтерли һәм ир-атның ничек итеп үзенә, кыз дәрәҗәсе буенча аңардан югары булган, честь биргәнлегенә кыенсынуы турында үзенең кызларына сөйләгән.
Булачак ире, шулай ук сугыш ветераны Николай Семенычев белән Тәтештә таныша. Икесе дә II дәрәҗә Ватан сугышы Ордены белән бүләкләнгән. Моннан тыш, Анастасия Ильинична “Cугышчан хезмәтләре өчен” медале, “Жуков” медале һәм “Гвардия” значогы, Николай Иванович “Японияне Җиңгән өчен” медале һәм “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне Җиңгән өчен” медале белән бүләкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев