Отделение командиры булып хезмәт иткән
Шәйхулла Гашыйк улы 1926 елның 15 маенда Тәтеш районы Алабирде авылында туган.
(Тәтеш, 13 май, "Тәтеш танңары", Юлия Калинина). Совет-япон сугышында катнашкан Шәйхулла Гашыйк улы Гыймранов 1943 елның язында Кызыл Армия сафына чакырылган, ә өенә бары тик җиде елдан соң гына кайткан.
Шәйхулла Гашыйк улы 1926 елның 15 маенда Тәтеш районы Алабирде авылында туган. Ул үскән крестьян гаиләсендә тагын дүрт малай һәм ике кыз булган. Авыр вакытлар булганлыктан, ул алтынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, әти-әнисенә ярдәм итәр өчен колхозда эшли башлаган. Бөек Ватан сугышы башланганда Шәйхулла Гашыйк улына 15 яшь булган. Яшьләргә дә, олыларга да кыенга туры килгән. 1941 елның көзендә аны Алабирденең башка кешеләре белән бергә Апас районы Биеш авылына оборона чикләре төзелешенә җибәргәннәр. Аннары колхоздан Тәтешкә ашлык ташыган. 1943 елда Шәйхулла Гашыйк улын, аңа 17 яшь тулгач, Буа аркылы товар поездында Кытай белән чиктәш булган Монголиягә, хәрби техника урнашкан урынга җибәргәннәр. Анда ул ант кабул иткән. Совет-япон сугышында катнашкан. Сахалин өлкәсенең Корсаков шәһәрендә пулемет отделениесе командиры булып хезмәт иткән. 1950 елда туган авылына кайткан. Хатыны Әминә белән алар өч малай һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Алабирде авылы клубында озак еллар мөдир булып эшләгән. 2017 елның 26 апрелендә вафат булган.
Мәдинә Акчурина, кызы:
– Әти гаҗәеп әйбәт, безгә карата йомшак күңелле кеше иде, беркайчан да тавыш күтәрмәде. Без барыбыз да аны карашыннан ук аңладык. Бер очракны искә ала иде, аларның, солдатларның, бик тә су эчәселәре килгән. Юлда күл очраган, анда мәетләр йөзеп йөри торган булган. Шуның суын баш киемнәре белән сөзеп эчкәннәр. Командирлары солдатлар авырып китәрләр дип куркып, су эчмәсеннәр өчен һавага аткан. Бәхеткә, беркем дә авырмаган. “Сугыш – ул үлем” дип еш әйтә торган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев