Һәрчак алгы рәттә булган
“Бабаем Емельянов Михаил Ивановичның язмышы бик гыйбрәтле булган”, – дип уртаклашты Иоково авылыннан редакция кунагы Надежда Артюшкина.
(Тәтеш, 19 февраль, “Тәтеш таңнары”).
“Бабаем Емельянов Михаил Ивановичның язмышы бик гыйбрәтле булган”, – дип уртаклашты Иоково авылыннан редакция кунагы Надежда Артюшкина. Ул документлар белән папкасын ачып, үзенең сөйләвен дәвам итте: “1915 елның 4 ноябрендә туган. Белеме – Иоково мәктәбендә 3 сыйныф. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, колхоз җитәкчелеге кадрлары әзерләү буенча Казандагы икееллык мәктәптә укый. 1937 елның октябрендә армиягә чакырыла. Сугыш әти Ак Чиркәүдә хәрби лагерьдә булган вакытта башлана. Менә аның көндәлегендә болай дип язылган: “Иртә белән 22 июньдә кайдадыр янәшәдә немец самолетлары бомбага тота башлады. Икенче көнне иртән лагерьне Смоленскига күчерделәр. Безнең солдатлар бер ай дәвамында дошман белән көрәште. Ләкин чигенергә дигән боерык килде. Кемгәдер фашистлар пулясы эләкте, кемдер әсирлеккә төште... Без Днепрны йөзеп чыктык. Һәм мин 87нче чик буе отрядына эләктем”. Бер айдан соң Михаил Иванович яралана. Сугышчан йөкләмәне үтәгәндә җиде урыннан яралана, сул кулы һәм ике аягына зыян килә. Госпитальдән чыккач ул Төньяк фронтка җибәрелә. Калининградны азат иткәннән соң, 1942 елның ноябрендә Белый шәһәре өчен барган бәрелешләрдә һөҗүм иткән чакта 115нче укчы полк бүлеге командирының шартлаган снарядтан уң кулы һәм күкрәге каты яралана.
Михаил Иванович 1943 елның мартында өенә кулсыз килеш кайта. Авылдашы тыйнак Мария Никифоровнага өйләнә. 44нче елның июнендә аларның кызлары Нина туа. “Хатыным белән өч кулда иртә таңнан кичке караңгыга кадәр эшләдек”, – дип ярым шаяртып, ярым җитди итеп әйткән фронтовик үзе. Һөнәрләрен күп алыштырган: агроном да, бригадир да, ферма мөдире дә, фураж бирүче дә, яшелчәчелекне алып баручы да, Кошки-Новотимбаевода рәис тә булган. Мәскәүгә ВДНХга барган. Эш сөючән, мәрхәмәтле, ярдәмчел булган, дип искә ала аны оныгы җылылык белән. Аның күп сандагы бүләкләре, алар арасында I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, III дәрәҗә Дан Ордены, Жуков медале, “Фидакарь хезмәт өчен” медале бар, Кошки-Новотимбаево авылы музеена тапшырылган.
Ветеран 2007 елның 23 сентябрендә вафат булган, Иоково авылы зиратына җирләнгән.
Динә Мансурова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев