“Шинель кигәндә миңа нибары унҗиде яшь иде”
Тәтештәге балалар китапханәсенә берничә ел җитәкчелек иткән Кира Антонованы шәһәрлеләрнең күпчелеге яхшы хәтерлидер.
(Тәтеш, 11 август, "Тәтеш таңнары", Елена Викторова, Тәтеш ягы тарихы музее материаллары буенча ). Ләкин аңа Бөек Ватан сугышы елларында Мәскәүне сакларга туры килгәнлеген барысы да белеп бетермидер, мөгаен.
Ул 1924 елның 5 августында Ленинград өлкәсендә туа. Кызга ун яшь вакытта әнисе вафат була, ә өч елдан соң әтисен төрмәгә утырталар. Кира Андреевнаны һәм аның энесен тәрбияләү әбисе җилкәсенә төшә.
“Моның нәрсә икәнлеген сугышның беренче көненнән – самолетлар бомбага тотканда аңладым. Безне Түбән Новгородка эвакуацияләделәр. Урманнар һәм сазлыклар аша бардык. 1941 елның декабрендә Кече Вишер станциясендә эшелонга утырттылар, Себер ягына алып киттеләр. Безне юл буе бомбага тоттылар. Киров өлкәсенең Поломский районына китерделәр. 17 яшьтә соры солдат шинелен кидем. Хезмәтем Мәскәүне саклаучы Мәскәү Аерым һава армиясендә – һава күзәтүе элемтәсе хәбәрендә узды. Һаваны тәүлек әйләнәсе күзәтеп тордык. Әгәр самолет күрсәк, команда пунктына җиткердек. Ялгышырга хокукыбыз юк иде. Үзебезнекеме яки чит-ят самолетмы икәнлеген таныр өчен, очкычларның барлык төрләрен өйрәндек. 1942 елда бомбага тоткан вакытта контузия алдым. Шуннан соң тотлыга башладым. Апа фронтка әниемнең фотосурәтен җибәргән иде. Әлеге фоторәсем минем белән сугышның ахырына кадәр узды, шулай булгач мин үзем генә түгел, ә әни белән бергә утлы юлларны үттем. Җиңүне Орел янында каршыладым”, – дип искә төшерә Кира Андреевна.
Тәтешкә бөтенләй очраклы рәвештә килеп эләгә: сугыш тәмамлангач ахирәте белән бергә Идел ярындагы шәһәргә килә, шулай итеп биредә гомерлеккә кала. 1945 елда оештырылган мәдәният бүлегендә мөдир булып эшли, җәяүләп авыллар буйлап йөри, уку бүлмәләре ача. “Восход” артелендә аңа бушлай баш киеме тегәләр, киез итекләр бирәләр.
Тәтеш ягы тарихы музеенда Кира Антонованың фронтташ дусларына багышлаган шигыре саклана:
Шинель кигәндә миңа,
Нибары унҗиде яшь иде.
Суыкта, буранда, җилләрдә.
Никадәрле фронт юллары үтелде.
Каһәр төшкән фашист безне
Берөзлексез бомбаларга тотканда,
Без землянкаларда туңып-өшендек,
Окопларда яңгырдан чыландык.
Шулай да дошманның тар-мар ителәчәгенә
Без чын күңелдән ышандык.
Арыганлык, ничек ямансулаганлыгыбыз,
Төннәрен әнинең төшләргә керүе,
Безнең кебек кызларга җиңел түгеллеге –
Бу хакта бары тик безгә генә мәгълүм иде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев