Сугыш башлангач, барысы да үзгәргән
Район гәҗите редакциясе адресына Буада яшәүче Гөлназ Шакировадан хат килде, ул анда Алабирдедәге үзенең туганнары турында яза.
(Тәтеш, 12 апрель, «Тәтеш таңнары»). Яраткан әбием Адаева Рузалия Гыйләҗ кызы Бөек Ватан сугышы вакытында туа. Аның 5 баласы, 12 оныгы һәм 15 оныкчыгы бар. Ул сугыш һәм сугыштан соңгы елларда олыларга да, балаларга да ничек авыр булганлыгы хакында еш сөйли.
16 яшендә торф чыгару эшенә киткән. Аннары шәфкать туташы булырга укыган, соңрак
– фельдшерлыкка. Гомер буе Тәтеш районы Алабирде авылы медпунктында эшләгән.
Авылда аны бик хөрмәт итәләр.
Элек райондагы хастаханәгә барулары кыен булган. Авылдагы медицина хезмәткәрләренә
дөрес карарлар кабул итәргә һәм мөстәкыйль дәваларга туры килгән. Әбием тәүлекнең
теләсә кайсы вакытында чакырсалар да барган, өметсез очракларда да кеше гомерләрен
коткарып калган.
Мин үземнең Үзтәтәемне (әбине) яратам, без аның белән теләсә нинди темага сәгатьләр
буе сөйләшеп утыра алабыз.
Аңардан мин бабаем Садриев Гыйләҗ Садри улы турында белдем. Ул 1916 елда Алабир-
де авылында туган. 1938 елда әбиемә өйләнгән. Аларның уллары Сәлимхан һәм кызлары – минем әбием Рузалия туган. Йорт төзергә, күп балалар тәрбияләп үстерергә хыяллан-
ганнар. Әмма Бөек Ватан сугышы башлангач, барысы да үзгәргән.
Безнең бабайны 1942 елның апрелендә Кызыл Армия сафына чакырып алганнар. Әбием
бүгенге көндә безнең бабайның язмышы турында Казандагы хәрби архивлардан алынган
документлар буенча белә: кече сержант исеменә ия, төзәп-атучы булган, өч тапкыр Днепрны кичкән. I һәм II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары, Сталинград оборонасы өчен медале һәм башка сугышчан медальләр белән бүләкләнгән.
Сугыш елларында һәркемгә дә авыр булган. Солдатлар үзләрен аямый сугышкан. Кешеләр
тылда ачлык кичергәннәр һәм өшенгәннәр. Әбием ничек итеп кычыткан, ат кузгалагы, ала-
бута орлыгы, кыргый суган җыйганнарын күз яшьләре аралаш искә ала, алардан кәтермәч
пешергәннәр. Әлеге ризык сугыш елларында күпләрнең гомерен саклап калган. “Без
уңдык әле, – дип сөйли ул. – Әтиебез сугыштан исән кайтты.
Әти сугыш турында сөйләгәндә, күзләре моңсулана, күз яшьләре тула иде. Ул абый белән мине кысып кочаклап, кытыршы учлары белән башларыбыздан сыйпап, болай дия иде: “Сезгә моны белергә кирәкми. Бу бик коточкыч”. Әбием сөйләгәндә мин әлеге вакыйгаларны бик яхшы күзаллыйм.
Һәр елны 9 майда без “Үлемсез полк” йөрешендә катнашабыз. Бөек Ватан сугышында кат-
нашкан бабайның һәм башка туганнарның портретын күтәргән килеш сафта атлап
йөрибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев