Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Сугыш хатиләре

Сугыш илебезнең һәр йортына кергән һәм кайгы-хәс­рәт алып килгән.

(Тәтеш, 7 июнь, “Тәтеш таңнары", Динә Мансурова, фото Козловларның гаилә архивыннан).  “Минем гаиләдә сугышны беркайчан да онытмаячак­лар”, – дип инана Льяштә яшәүче Вера Козлова. Ул үзенең Бөек Ватан сугышында катнашкан әтисе турында сөйләр өчен редакциягә махсус килгән. Сумкасыннан саклык белән фоторәсемнәр чыгарды, аларны пөхтә итеп өстәлгә куйды, сөйли башлады: 

“Әтием Ефремов Дмитрий Васильевич 1904 елда туган, 23 июньдә Советлар Сою­зына фашист Германиясе һөҗүм итү хакында игълан ителгәннән соң, икенче көнне фронтка киткән. 

Ул Курск сугышында катнашкан. Ничек итеп төнлә белән Днепр аша кичеп чыгуларын сөйләгән иде. Йөзәр өчен әйбер булмый, тиз генә саллар ясыйлар, көймәләрне тигезләп сылыйлар, ярыкларны солдат киеме белән тыгызлап томалыйлар. Әлеге эшне ул белгән, Пролей-Кашада туган, Идел буенда үскән. Котелоклар, каскалар белән ишкәннәр, фашистлар елганы сигнал ракеталары белән яктырткан, ә инде Днепр уртасына кереп җиткәч, бомбага тоту башлана. “Су кайнап торды”, – дип искә ала иде әти. Яр безнең яктан – сөзәк, каршы яктан текә була. “Ура!” тавышлары белән үрмәлиләр һәм һөҗүмгә йөгерәләр. Гадәттән тыш көчле гөрелте була, ә иртәнге якта барысы да тына – бөтенесе дә диярлек һәлак була. Ниндидер мог­җиза аркасында бары тик бик азлар гына исән кала. Маршал Жуков ахырдан орденнар таратып, болай дип кабатлый: “Мин булдыра алганның барысы да шушы...”. Орденга танык­лыкны ул үз кулы белән имзалый”. 
Документ минем ике туган энем, ягъни Дмитрий Василь­евичның оныгында сак­лана.  Солдатлар кичүнең алдау өчен ясалганлыгын аннары гына беләләр, бу дошманның игътибарын читкә юнәлдерү өчен хәйлә генә була. 

Һәркем Константин Симо­новның “Исәннәр һәм үлеләр” китабында барысы да дөрес, анда алар хакында язылуын әйтә. Аны берничә тапкыр укып чыктым”. 

Героебызның сугышка ка­дәрге тормышы кызыклы. Оныгы сөйләгәнчә, әтисе Василий 1918 елда авылда халык баш күтәргән вакытта ак чехлар тарафыннан атып үтерелә, улы кулында соңгы сулышын ала. Әнисе 1921 елда ачлыктан үлә. Дмитрий энесе һәм ике сеңелесе белән бөтенләй ятим кала. Авыр дип әйтеп кенә булмый, үзе дә кечкенә, шулай да өлкәннәр белән беррәттән эшләргә дә, туганнарын нәрсә белән тукландыру, ничек киендерү өчен гаилә турында да уйларга кирәк була, кечкенә сеңелесенә нибары 5 яшь кенә булган бит. 16 яшендә өйләнә, һәм йортка шундый ук ятимә Таня Гришинаны алып кайта, аның әтисе Алексей “үлем баржасы”нда атып үтерелә, ә әнисе бала тудырганда якты дөнья­дан китә. Янгын чыгып, 1937 елда өйләре яна, читкә – Алтай якларына бәхет эзләп чыгып китәләр, ләкин ике елдан кире кайталар. Дмитрий Кашкага урманчы булып урнаша, кордонда яшиләр. Уллары Василий белән Георгий әтиләренә көчләреннән килгән кадәр ярдәм итә, ике кызлары – хуҗалыкта әниләренә. Бишенче сабыйлары 1941 елның 22 июнендә туа. Әти бу вакытта урманда була, “Сугыш!” дигән коточкыч хәбәрне дә шуннан алып кайта. Яңа туган нарасыйга Вера дип исем бирәләр.

“Сугышны буеннан-буена уза. Шунысы кызыклы, Иске Руссодамы, яки Иске Осколадамы, мин хәтерләп калмадым, тимер юл станциясендә әти бронена “Татария колхознигы” дип язылган Т-34 танкын күрә. Өйдән сәлам алган кебек, – дип дәвам итә сөйләвен Вера Дмитриевна. – Гаиләнең ачлыктан интегүен аңладым – хатыннан, минем әнидән, сохарилар һәм дару үләннәре белән посылка алдым, дип сөйләгән иде. Сохарины үзе белән йөртә. Алар аңа һәм аның иптәшләренә Ленинград янында чолганышта чакта исән калырга ярдәм итә. 

Әти сапер була. Үз часть­ләреннән ун чакрымга аеры­лып миналар алалар. 45нең сентябренә орден һәм медальләр белән кайта. Тик әни белән гаилә бәхетләре генә озакка сузылмады, ул әти кайтканнан соң бер ел үткәч вафат булды. Без ябыккан идек. Һәрвакытта ашыйсыбыз килүен хәтерлим. Апалар үгез җигеп эшләделәр, алар белән җир сөрделәр, һәм нәрсәдер ташыдылар. Мин кечкенә идем шул, шулай да апаның үгезләр тыңламый дип елавын хәтерлим. 

Әти урманчы булып эшләвен дәвам итте, совхозда умар­тачылык­та хезмәт куйды, шуннан пенсиягә дә чыкты. 1991 елда вафат булды, мин яши торган Льяштә җирләдек. Гаиләбездә без аның истәлеген һәм сугыш турындагы хатирәләрен изге ­хөрмәтлибез”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев