Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Тарихның билгесез битләре

Келәш авылы китап­ха­нәчесе Гөлчәчәк Галимова хә­бәрсез югалган якташы турындагы мәгъ­лүматлар белән уртак­лаша.

(Тәтеш, 6 июнь, "Тәтеш таңнары").  “Юныс Хәйретдинов Келәштә туа. 1938 елда армиягә чакырыла. Өенә кайтырга 3 ай калганда, кинәт сугыш башлана... Туганнарына аның хакында берни дә мәгълүм булмаган, бары тик 1943 елның маенда югалганлыгы турындагы хәбәр килгән. Менә мин нәрсәләр таптым, – дип яза Гөлчәчәк Садертдин кызы. – Иптәш Михаил Бирюлинның Витебский партизан бригадасының партизан отрядлары шәхси составы исемлегендә Тәтеш районының Келәш авылында туган Юныс Хәйретдинов турындагы мәгълүмат бар. Ул Келәш авылының сугышта катнашучылары исемлегенә Сәгыев фамилиясендә – әтисе Сәгытдин исеме белән кертелгән. Аның турында бары тик 2006 елда гына билгеле була. Якташыбызның Седльце (Польша) шәһәрендәге концлагерьдә әсирлеккә эләккәнлеге ачыклана. Ул легионның 825нче батальон составында 1943 елның 14 февралендә Витебскийга партизаннарга каршы көрәшкә җибәрелә. Легионерлар вәкилләре, легионда яшерен оешма йөкләмәсе буенча эш итеп, 21 февральдә партизаннар белән элемтәгә кергәннәр  һәм 22 февральдә баталь­онның баш кү­тәрүе турында килешенеп куйганнар. Немецларга ле­гионерларның планнары билгеле булуга да карамас­тан, алар баш күтәрергә 1 сәгать кала арест уздырганнар, шулай да 500-600гә якын легионер партизаннар ягына күченгән. Немец командованиесенең Белоруссия партизаннарын тулысынча юк итүгә хисапланган “Шарсыман яшен” дигән яшерен исем астындагы җәзалау операциясе шартлап өзелә. 

Язучы Рафаэль Мостафин сүзләренчә, татарлардан торган сугышчан әсирләрнең, соңыннан Җәлил-Кормаш төркеме исемен алган, яшерен оешмасы үзебезнекеләр ягына күчүне оештыруда хәлиткеч роль уйнаган. 1943 елның маенда гитлерчылар җәзалау операциясе уздырган, аның барышында легионерларның күпчелеге һәлак булган. Юныс Хәйретдинов та шундый үлемгә дучар булгандыр, күрәсең, ә кече ватанына хәбәрсез югалды дигән хәбәр килгән”. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев