Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Әтиләренең сугышчан юлы турында белгәннәр

Район гәҗите редакциясенә Яр Чаллыда яшәүче Нина Липина мөрәҗәгать итте.

(Тәтеш, 17 июнь, "Тәтеш таңнары"). “Кече Бисәрдә туып-үскән әтием Григорий Соколов 1942 елның мартында фронтка мобилизацияләнгән. Ул Сталинград һәм Курск сугышларында, Гомель өчен сугышларда, Днепрны кичүдә катнашкан. Әти 1943 елның ноябрендә Гомельск-Речицкийның һөҗүм операцияләре барышында ­яраланган. Ул 1944 ел урталарында дәва­ланганнан соң, II Белоруссия фронтының 49нчы армия составында Белоруссия, Көнчыгыш Пруссия, Көнчыгыш Померанск һәм Берлинның һөҗүм итү операцияләрендә катнашкан, Могилев, Берент, Данциг, Фюрстенберг, Гранзе һәм башка шәһәрләрне азат иткән. Сугышны Германиядәге Пассе шәһәрендә тәмамлаган. 1947 елда демобилиза­ция­ләнгән. Дошман белән сугышта күр­сә­т­­кән батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены, III дәрәҗә Дан ордены, “Сугышчан батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. Еш кына шулай да була, Бөек Ватан сугышында катна­шучыларның язмышы вакытлар узу белән легендалар булып җитешә. Әмма безне әтинең сугышчан юлы кызыксындырды, бу хакта бары тик архив материалларына, махсус ышанычлы мәгълүматлар саклый торган фондларга мөрәҗәгать итеп кенә белергә мөмкин булды. Әлеге зур эшне Анатолий Сергеевич Хохлов башкарды”, – дип яза Нина ­Липина.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев