Тирән хөрмәт белән искә алалар
Бабай фронтка алынганчы ике мәртәбә өйләнгән була.
(Тәтеш, 24 май, “Тәтеш таңнары", Алия Заһидуллина, Алабирде урта мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы, “Минем гаилә батыры” бәйгесендә катнашучы ).
Әтиемнең әтисе Хөснетдин Заһидуллин, аның әтисе Гали Заһидулла улы 1898 елда якты дөньяга аваз сала. Бабаебызга бик яшьли тормыш арбасына җигелергә туры килә. Мөәзиннән дин гыйлеме үзләштереп, гарәпчә укырга, язарга өйрәнә.
1941 елның 22 июнендә һич уйламаганда сугыш башлана, бу хәбәр яшен тизлегедәй Алабирде кешеләренә дә килеп ирешә. Таза, сау-сәламәт ир-егетләр сөйгән ярларын, сөекле хатыннарын, газиз әти-әниләрен һәм балаларын калдырып, яу кырына китә.
Бабай фронтка алынганчы ике мәртәбә өйләнгән була. Беренче хатыны Даимә (Апас районы Йомралы авылыннан) дәү әнидән Саимә, Василә апа, тагын бер кыз туганы һәм Нәбиулла белән Вәлиулла абыйлар туа, ләкин кайберләре озак яшәми. Әниләре дә, кечкенә кызчык та, ир балалары да яшьли ахирәт дөньясына күчә. Гали бабай икенче хатыны Газизә әбине Карабай авылыннан алып кайта, гаиләне ямьләп Нурдидә белән Хөснетдин туа. Сугыш башланганда бабай 43 яшендә була һәм тимер өзәрдәй ир-ат Ватанны дошманнардан сакларга дип яу кырына китеп бара.
“Хәрби энциклопедия”дә Ржевны азат иткәндәге бәрелешләр вакытында гаять күп сандагы сугышчылар һәлак булган дигән мәгълүматлар бар. Ветераннар биредәге сугышны “Ржев иттурагычы” дип әрнеп искә алуы турындагы язмалар еш очраштыргалый.
Гали бабай да 1942 елның 12 мартында менә шушы “иттурагычта” һәлак була. Ул Тверь өлкәсенең Ржев районы Ильчиково авылы янындагы туганнар каберлегенә җирләнә.
Бабай коточкыч сугыштан әйләнеп кайта алмаса да, балалары үсеп буй җитә, үз гаиләләрен кора. Хөснетдин дәү әтиебез арабыздан киткәнгә дә инде кырык елдан артык вакыт узган. Шулай да без, нәсел дәвамчылары, аларны тирән хөрмәт белән бик еш искә алабыз. Тормыш дәвам итә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев