“Туган тел” җыры гомерен коткарган
Сафиуллин Хатыйп Нәбиулла улы сугыш һәм әсирлек михнәтен узган.
(Тәтеш, 11 июнь, "Тәтеш таңнары"). Ул 1919 елда Олы Тормыда туган, Тәтеш педагогия училищесын тәмамлаган. ТАССРның Буа районындагы авылларның берсендә математика укытучысы һәм мәктәптә завуч булып эшләгән. Хатыйп Нәбиулла улы 1940 елның мартында Кызыл Армия сафларына чакырылган. Польша чигендә разведчик-кавалерист булып хезмәт иткән. 1941 елның августында каты яраланып, әсирлеккә эләккән. Шушы мизгелдән алып тормышы фашистлар тәмугында башланган һәм 1945 елның 3 маена кадәр дәвам иткән. Әсирлекнең беренче көнендә аны, еврей дип белеп, атарга тиеш булганнар. Әмма ул “Туган тел” җырын башкарып, үзенең татар икәнлеген раслый алган. 1942 елның августында әсирләрнең бер өлешен Норвегиягә озатканнар. Шулай итеп ул Осло янындагы Эттерстад концлагеренә эләккән. Биредә ул фашистларга каршы көрәш буенча яшерен оешма җитәкчесе итеп сайланган. Оешмада катнашучылар яр буена ныгытмалар төзүдән баш тартканнар, юлларны, су асты көймәләре өчен бункерлар төзүне тоткарлаганнар һәм өзгәннәр, заводта станокларны сафтан чыгарганнар... Хатыйп Сафиуллин Ослода эшләп килүче яшерен коммунистик төркем белән бәйле оештыручыларның берсе булган. Немец палачлары 1945 елның язында, үзләренә көн беткәнлеген сизенеп, хәрби әсирләрне күмәк юк итүгә әзерләнгән. Яшерен оешмада катнашучылар тоткыннарны азат итү буенча кораллы восстание үткәргәннәр, моның ярдәмендә власть Советларның хәрби әсирләренә күчкән. Элекке хәрби әсирләр Ватанга кайтып киткәч, Ослода митинг оештырылган. Хатыйп Сафиуллинга, яшерен оешма җитәкчесе буларак, Совет һәм Норвегиянең яшерен алып баручыларының фамилияләре белән көмеш сувенир такта бүләк иткәннәр. Хатыйп Сафиуллин СССРга кайткач, Ленинградта фильтр лагерендә тикшерү узган, акланган. 1946 елда гаиләсе янына кайткан. 1946 елдан 1959 елга кадәр Буа районында укытучы булып эшләгән, 1959 елдан 1981гә кадәр Олы Тормыда математика укыткан, 20 елдан артык мәктәп директоры булып эшләгән. Хатыйп Сафиуллин үзенең озак еллар тырыш хезмәте өчен Халык мәгарифе отличнигы исеменә лаек булган, аның исеме Олы Тормының Мактау Китабына кертелгән, ул авылның Мактаулы гражданины булып тора. Сугыштан соң хатыны белән 4 балага яхшы тәрбия биреп үстергәннәр. Хатыйп Сафиуллин сугыш турында сөйләргә яратмаган. 1959 елга кадәр аның тарихын беркем дә белмәгән. Бу Мәскәүгә Норвегиянең Каршылык хәрәкәтендә катнашучы Марта Хермансен килгәннән соң җәмәгатьчелеккә билгеле була. 1959 елның маенда “Хезмәт” гәҗитендә “Яшерен Эттерстад, сез кайда? Хәбәр бирегез!” язмасы басылып чыга һәм хатлар алышу башлана. Сафиуллин Хатыйп Нәбиулла улы 1984 елда вафат була. Туган авылында җирләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев