Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Ул безнең өчен үрнәк булды

Бабам Журин Анатолий Александрович 1914 елда Тәтеш шәһәрендә туа.

(Тәтеш, 11 май, “Тәтеш таңнары, Роман Андреев, фото Журиннарның гаилә архивыннан, “Минем гаилә батыры” бәйгесе катнашучысы   ). 

Бабам Журин Анатолий Александрович 1914 елда Тәтеш шәһәрендә туа. Җиде еллыкны – тәҗрибә-күрсәткеч мәктәбен тәмамлый, белем турындагы документы башка бүләкләре белән бергә безнең гаилә архивында саклана. Аннары  укуын Куйбышев шәһәренең (хәзерге Самара) 9нчы санлы завод каршындагы фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбендә белем ала һәм ике елдан соң токарь белгечлеген үзләштерә. Армиягә чакырылганчы, һөнәре буенча МТМда һәм ашлык әзерләү оешмасында эшли. Кызыл Армиядә 1936 елдан алып 1938 елга кадәр Ерак Көнчыгышта тимер юл транспортында зур төзелеш эшләрен башкару өчен билгеләнгән тимер юл гас­кәрләре аерым корпусының рота батальоны писаре буларак  хезмәт итә. Кайт­кач, Кызыл Хач район комитеты рәисе булып эшли. Саратовта Кызыл Хачның җитәкче хезмәткәрләренең ике айлык курсларын уза. 1939 елда Евграфова Елена Александровнага өйләнә. Бөек Ватан сугышы башлангач, бабам Казан шәһәрендә 28нче аерым элемтә батальоны курсанты була, шуннан соң Куйбышевта артиллерия коралы мастерлыгына укый, 1941 елның декабреннән 1942 елның июленә кадәр Омскида хәрби техника курсларында өйрәнү милкенә җитәкчелек итә. Ноябрьдә аны Кызыл Армиянең баш артиллерия идарәсе карамагында Мәскәү шәһәренә командировкага җибәрәләр, ә аннан 6 кешелек бригада составында 50нче армия­гә, аннары Ржев янындагы 20нче армиягә озатыла. Бригада анда хәрби техника ремонтлау белән шөгыльләнә. Яхшы эшләгәне өчен көнбатыш фронт командование­сеннән бирелгән Рәхмәте саклана. Бу хакта ул “Үткәннәрне онытып булмый” (“Авангард”, 1997 ел) дигән мәкаләдә язган. 

Авыр хезмәт сәламәтлеген какшата, һәм 1944 елның 30 августында аны комиссовать итәләр. Минем бабай, запастагы офицер районның саклык банкында мөдир булып эшли, әмма тиздән аннан китә һәм Иделдә маякчы була. Идел (Куйбышев) гидроэлектростанциясе төзелеше вакытында урман сәнәгать хуҗалыгында, аннары кошчылык комбинатында механик вазифасында эшли.

Бабай эш сөючән, җаваплы кеше була. Йорт төзегән, умартачылык, куяннар һәм кондызлар үрчетү белән шөгыльләнгән. Дару үләннәре әзерләгән. Үзен, 94 яшькә кадәр яшәгән әбием Ленаны, балаларын, онык­ларын дәвалаган. Барлык балаларына лаеклы белем алу мөмкинлеге биргән: кызлары Зинаида белән Валентина педагоглар, уллары – Анатолий – горгазда инженер.

Район “Авангард” гәҗитендә дүрт ел (1974 елга кадәр)фотокорреспондент булып эшләгән вакытларын үз тормышында кызыклы чакларның берсе буларак искә ала иде. Пенсиягә чыккач та яраткан гәҗите белән элемтәсен өзмәде. Тарихи мәкаләләр, маякчы эше турындагы хатирәләр, Иделдәге утраулар хакында язды. Урманны һәм Иделне яратты, балык тотты, 9 көймә ясады. Гаилә белән бергәләп гөмбә, Кабан утравына кара бөрлегән, Кечкенә утравына кара карлыган җыярга йөрде. Һәм бабайның һәрвакытта үзе белән фотоаппараты булыр иде, ул Иделнең матурлыгын, андагы баржаларны, теплоходларны төшерергә тырышты. Ул фотография белән  яшь чактан ук шөгыльләнгән. Шәһәр музеенда аның тарафыннан төшерелгән сурәтләр – элекке шәһәрнең күчермәсе, Иделнең элекке агымы, күлләр, утраулар бар.
Бабай зиһенле, кызык кеше иде. Нәрсәгә генә тотынса да, чын күңелдән башкарды.

Ул 90 яшькә кадәр диярлек яшәде. Уйнаган гармуны, аккордеоны, баяны әлегә кадәр аның кул җылысын саклый. Бабай безнең өчен үрнәк булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев