Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Ул тимер юл төзүдә катнашкан

Тәтеш районы Кече Әтрәч авылында Свияжск – Ульяновскиның яңа тимер юл линияләрен төзүдә катнашкан Фәхербанат Хөснетдинова яши.

(Тәтеш, 7 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Елена Викторова). Тыл эшчәне ­Казан узе­лының ­ветераннар советы рәисе Илгиз Нигъ­мәтуллин белән хати­рәләрен ­уртаклашкан.

Фәхербанат Нурислам кызы 1925 елның 1 июнендә Кече Әтрәч авылында туа. 

“Сугыш башланганда миңа 16 яшь иде. Яшь булуга да карамастан, хез­мәтнең нәрсә икәнлеген белдем. Әти фронтка китте һәм әни белән безгә ишле гаиләне туендырырга кирәк булды. Без колхоз рәисе әйткән теләсә нинди эшне башкардык. Шул чактагы авыр елларны искә алуы бик кыен. Безне, мәктәп укучыларын, сугыш вакытына әзерләделәр: ут яктысын күрсәтмәскә, кү­ренмәс өчен җирдән шуы­шып йөрергә һәм башка күнекмәләргә өйрәттеләр.

1941 елның салкын кышында без Казан каймасын төзүдә эшләдек, аңа кадәр машиналар өчен юллар төзедек. Туклану ягыннан бик кыен булды. Ә инде 1942 елның маенда безне, бер төркем кызларны, Кара Борнаш авылына, Каратун – Килдураз арасындагы Буа ИЧ-4 участогына тимер юл салырга җибәрделәр. Кайтып-китеп йөрмичә, озак вакыт яшәячәгебез һәм эшләячәгебез турында безне кисәтеп куйдылар, шуңа күрә кирәкле барлык әйберләрне, кием һәм азык-төлекне үзебез белән алырга кирәк булды. Нигездә җир эшләрен башкардык: кәс ташыдык, җирне таптап тыгызладык, аны носилкага, тачкага төяп ташыдык. Бик арый идек, өйгә кадәрге юл авыр булды. Көч туплар өчен, эштән соң ашарга, юынырга һәм ял итәргә тырыштык. Октябрьгә хәтле шулай эшләдек. Аннары безне Долиновка авылына урман кисәргә җибәрделәр. 70 сантиметрлы озынлыктагы агачларны кистек – биек тә, кыска да булмасын. Көнлек план 16 кубометр­ны тәшкил итте. Тату булдык, бер-беребезгә булыштык, ярдәм иттек. Без кискән агачларны ­Свия­жск – Ульяновск тимер юлы участогына паровозлар ягарга төяп озаттылар. Өйгә без 1942 ел азагына якынлашып килгәндә кайттык.
Сугыш безнең барыбыз өчен дә авыр сынау булды. Моны һәр гаилә үзендә тойды. Әти 1943 елда фронтта һәлак булды, ә әни авыр хезмәттән каты авырды һәм вафат булды. Ул чакта без биш бала идек, һәм миңа, олысы буларак, барлык кыенлыкларны җиңеп чыгарга кирәк булды. Бик күп эшләргә туры килде. Колхоз, туганнар һәм күршеләр булдыра алганча азык-тө­лек белән ярдәм иттеләр.

Тыныч тормыш башланды. 1949 елда тәртипле егеткә кияүгә чыктым, ул безнең йортның каршы ягында яши иде. Вилдан белән мин 57 ел бәхетле гомер кичердем, без эш сөючән балалар тәрбияләп үстердек. Алар минем белән телефон аша һәрчак аралашалар, еш кайтып йөриләр. Балаларым һәм оныкларымның мине онытмаулары белән бәхетлемен. Аллаһ миңа күпме гомер биргән булса, якты дөньяда шулкадәрле яши алуыма шатланам, ләкин беркайчан да сугышлар гына булмасын иде”, – дип сөйли Фәхербанат Хөснет­динова. Бүгенге көндә ул Кече Әтрәч авылында улы Гыйльман тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши. 

Сулдан уңга: Казан узелының ветераннар советы рәисе Илгиз Нигъ мәтуллин, Фәхербанат Хөснетдинова һәм аның улы Илһам Хөснетдинов./ФОТО ХӨСНЕТДИНОВЛАР АРХИВЫННАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев