Утны-суны кичеп, алга барганнар
Тәтештә яшәүче хезмәт ветераны Илгизәр абый Галиев әтисе сөйләп калдырган хатирәләр белән уртаклашты.
(Тәтеш, 22 май, "Тәтеш таңнары"). “Әтием Мөхәммәтшәриф Мөхәммәтгалим улы Шәмиев 1898 елда Түбән Тархан авылында туып-үскән, – дип башлана хат. – Ни сәбәпледер, әткәйне сугышка озатуыбызны хәтерләмим, гәрчә сугышка кадәр мине атка атландырып, аны инешнең аръягындагы болынлыкка ашатырга чыгаруыбызны хәтерләсәм дә. Әткәйнең сәламәтлеге нык түгел иде, шуңадыр инде, ул әнкәйгә: “Әнкәсе, мине озакламый барыбер кайтарып җибәрәчәкләр, көтегез!” – дип әйтеп калдырды. Ләкин аны кайтармадылар.
Башта Суслонгер лагерендә ач көенчә авыр хезмәт белән “чыныктырганнар”, аннан фронтка җибәргәннәр. Әткәй Ленинград тирәсенә барып эләгә. Гаять авыр шартларда окоптан явыз дошманга каршы көрәшкән солдатларның тамагына туйганчы ашарга ризыклары булмаса да, алар бирешмәгән. Бәрелешләрнең берсендә әткәй каты яраланып, 8 ай госпитальдә дәвалана. Моңа кадәр дә ул яралар алып, кыр госпиталендә дәваланган була инде. Ә монысы – өченчесе – аеруча да каты була һәм аңардан 8 ай буена хат-хәбәр килмәде. Аңа берничә операция ясыйлар, хәле бераз яхшыра төшкәч, аякка баскач, комиссовать итеп, кайтарып җибәрәләр.
Әлеге зәхмәтле яра әтинең гомерен кыскартып, 62 яшендә якты дөньядан алып китте. Әтинең үз башыннан кичергән авырлыкларны сөйләгәннәрен анык хәтерлим әле. Бервакыт әткәйдән: “Сугышта куркынычмы, әткәй?” – дип сораган идем. Ул: “Сугышка барып җиткәнче генә куркыныч, яуга кергәч куркып торырга вакыт юк анда, улым”, – дип җавап бирде. Аннары болай дип өстәгән иде: “Чөнки һәр сугышчы иле өчен, гаиләсе өчен, һәлак булган сугышчы дусты өчен нәфрәт утында янып, үч алу нияте белән сугарылган уйлар белән янып йөри.
Алар менә шулай утны-суны кичеп, Җиңүне якынайту өчен үз-үзләрен аямый алга барган”, – диелә хатта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев