Ватан өчен сугышкан, балалар укыткан
Бөек Ватан сугышы еллары бездән ерагая барса да, Ватанны саклаучылар турындагы хатирәләр кешеләр күңелендә яши.
(Тәтеш, 31 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Олы Шәмәк авылында яшәүче Фаина Мимерова безгә үзенең абыйсы турында сөйләде.
– Роман Никитович Курмышкин 1925 елның 28 июнендә Олы Бисәр авылында туган. Балачагы авыр, әтисе Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булган, әнисе ике бала белән тол калган. Ачлык елларында ул Себергә киткән, кияүгә чыккан, ә Романны абыйсы Павел Александрович Курмышкин, минем бабам, алып кайткан. Аннан соң егет педагогия училищесын тәмамлаган һәм билгеләнеш буенча Апас районының Төбәк Черкене авылындагы җидееллык мәктәптә укытучы булып эшләгән. Шунда гаилә корган, улы туган.
Роман Никитовичның озын буйлы, ябык гәүдәле икәнлеген хәтерлим әле. Бабай безгә аны һәрчак хезмәт сөючән кеше буларак үрнәк итеп куя иде.
Абый 1939 елда совет-фин сугышында катнашкан, анда аягы яраланган һәм госпитальгә эләккән. Аннары Бөек Ватан сугышы башланган һәм ул янә фронтка киткән. 1944 елның 14 июнендә Львов янындагы һөҗүм итү барышында бомба кыйпылчыгыннан яраланган. Аның аягын кискәннәр. 1944 елда Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән, сугыш тәмамланганда лейтенант исемен йөрткән.
Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда ачлык вакыты иде, дустым белән без ничектер тамак туйдырыр өчен үлән җыярга киттек, җыйдык, карыйм – бездә кунаклар, абый сугыштан кайткан. Ул ишегалдына чыкты да миңа өч сум акча бирде, мин аны, әлбәттә, әниемә бирдем. Абыйның итәгатьле булуын, уйлап эш итүчәнлеген, туганнары аның киңәшләренә колак салуын хәтерлим әле.
Роман Никитович өенә исән-сау әйләнеп кайтты, 1963 елга кадәр мәктәптә укытучы булып эшләде. Ул Олы Бисәрне яратты, җәй саен бабасы каберенә барды.
Бөек Ватан сугышы ветераны 1990 елның мартында вафат булды. Без сугышта һәлак булучыларның һәм сугыштан әйләнеп кайтучыларның барысын да һәрчак искә алабыз, тыныч күк йөзе яулап алганнары өчен аларга рәхмәт белдерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев