Ватанын һәм үзенең якыннарын яраткан
Тәтешле Садовников Григорий Данилович – Дан орденының тулы кавалеры.
(Тәтеш, 13 февраль, «Тәтеш таннары», Лина ТИХОНОВА, фото Садовниковларның гаилә архивыннан). Ул 1912 елның апрелендә Чуаш Чурапанында крестьян гаиләсендә туа. Физика-математика белгечлеге буенча Ульяновск педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, мәктәптә укыта. 1941 елның октябреннән Бөек Ватан сугышында фронтта, 886нчы аерым сапер батальоны отделениесендә командир була.
Беренче хәрби сынауны Клинны яулаган вакытта ала. Дошман уты астында дүрт төндә алар хезмәттәшләре белән чикләү сызыгын коралар, дошманның мина кырларында һәм тимерчыбыклы коймалардан үтеп йөрү юллары ясыйлар, танкка каршы миналарны алалар, пехотаның алга баруын тәэмин итәләр. Григорий Даниловичны медсанбаттан чыкканнан соң, сугышчан биремнәрне үтәгән вакытта күрсәткән батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләклиләр һәм өч айлык кандидатлык стажы белән КПСС әгъзасы итеп кабул итәләр.
Өлкән сержант Садовников 1944 елның 19 февраль төнендә Калинин өлкәсендәге Шерово авылы тирәсендә отделениесе белән бергә дошман уты астында илбасарларның мина кырлары буйлап һәм тимерчыбыклы коймалар аша 2 үтү юлы ясый, танкка каршы 12 минаны ала, укчы подразделениеләрнең һөҗүмгә баруын тәэмин итә. 1944 елның мартында Великая елгасы аша пехотаның кичеп чыгуы өчен понтон күпер төзелешенә командалык итә. Сугышчылар куелган бурычларны дошман уты астында килеш тә үтиләр, укчы полк корпуслары елга аша чыга һәм ут сызыгына урнаша. III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.
1944 елның җәендә Григорий Садовников командованиесе астындагы сапер батальоны Плявиняс торак пункты янындагы Айвиексте елгасы аша кичү төзергә боерык ала. Аны уңышлы үтәгәне өчен Григорий Садовников II дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.
1945 елның мартында Хайлигенбайляны (бүгенге көндә – Калининград өлкәсенең Мамоново) алуда катнаша. Аның сугышчылары өч көн эчендә миналардан арындыралар, һөҗүмгә баручылар юлындагы тимерчыбык киртәләрне алалар да алар белән бергә яуга баралар. Ул үзенең отделениесен беренче булып һөҗүмгә күтәрә, бер ыргылышта дошман траншеясына барып җитә, коралларын ала һәм сугышка керә.
Григорий Данилович “сугышчыларның күпчелеге шәһәргә кергәндә яраландылар, җәрәхәтләрен үзләре бинт белән чорнадылар һәм янәдән кулларына корал алдылар. Бу безнең сугышчыларның күмәк батырлыгы булды”, дип сөйләгән. Өлкән сержант Садовников Кенигсбергны алган өчен I дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнүе турында Киров өлкәсендәге хәрби госпитальдә белә. Бу инде сугыш тәмамланганнан соң була.
Григорий Данилович кече ватанына кайткач, мәктәптә укытуны дәвам итә. Хатыны, сугыш вакытында танышкан хәрби дусты Екатерина Ефимовна белән җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Садовниковлар гаиләсе күпмедер вакыт Тверь өлкәсендә, Красноярск краенда яши. Ястребово авылында Ватанны батырларча саклаучыга Мемориаль истәлек тактасы куела. Аның исеме – Санкт-Петербургтагы инженер гаскәрләре һәм элемтәсенең хәрби-тарихи артиллерия музее стендларының берсендә урын алган.
Яше олыгая барганда Григорий Данилович кызы янына Төмәнгә күченә, ветеран фатир ала, ә 1987 елда вафат була. Шәһәр зиратында аңа мәрмәр кабер ташы куелган, үзләренең бабаларының истәлеген хөрмәтләр, тыныч тормыш бүләк иткәнгә рәхмәт сүзләре әйтер өчен, анда балалары, оныклары килеп йөриләр. “Без әтинең, бабайның – Дан орденының тулы кавалеры, I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, ике тапкыр Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнүе белән без горурланабыз, – дип уртаклашты безнең белән телефоннан сөйләшкәндә ветеранның кызы Раиса Соколова. – Безнең хәтердә ул батыр булып кына түгел, шулай ук эшчән, игелекле, тыйнак, Ватанны һәм якыннарын чын йөрәктән яраткан кеше булып сакланып калды”. Григорий Садовниковның үз Ватанының бәйсезлеге өчен мөмкин һәм мөмкин булмаганның барысын да эшләгән якташлары белән тигез сафта торган бюсты урнаштырылган Дан Мемориалы янына килгән тәтешлеләр дә аңа рәхмәт әйтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев