Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Якташларга-җиңүчеләргә тиңләшәбез

Пролей-Каша авылыннан Василий Ефремов – Ватанны саклаучы.

(Тәтеш, 12 гыйнвар, «Тәтеш таннары», Лина ТИХОНОВА). Шушы араларда безгә Льяштә яшәүче Вера Козлова килде һәм үзенең абыйсы, Бөек Ватан сугышында катнашкан, тумышы белән Пролей-Кашадан булган Василий Дмитриевич Ефремовның фоторәсемен китерде.

“1943 елның 10 гыйнварында ясалган әлеге фотода минем абыем (өске якта уңнан) 1925 елда туган чыгарылышлар, үзенең барлык дуслары белән, –  дип сөйли гәҗит укучыбыз. – Шунысы кызыксындыра, аларның язмышлары нинди борылыш алды икән?”

Василий фронтка унсигез яшьлек егет булып китә, утлы юллар буйлап старшина исемендә Берлинга кадәр барып җитә.

 “Ул сугыш турында сөйләргә яратмады, –  дип искә ала сеңелесе. – Ләкин менә дошманның башкаласын яулап алулары хакында һәрвакытта болай дип әйтә иде: “Төнлә шәһәргә күп яктырткычлар куйдылар, очкычлардан бомбага тоттылар, ә бомбалар белән бергә буш калай мичкәләр дә ташладылар, коточкыч көчле гөрелте яңгырап торды. Немецлар руслар яңа корал эшләп чыгарган дип уйлаганнар, кыскасы, аларда коткы уяттык!”

Вера Дмитриевна фашист Германиясе белән сугыш тәмамланганнан соң, Василий Дмитриевичны Кытайга  күчерүләрен сөйләде. Ул җиде ел хезмәт иткәч, туган ягына әйләнеп кайта, өйләнә, хатыны белән биш бала тәрбия­ләп үстерәләр.

Ветеран район колхозларында рәис булып, дәүләт иминиятендә эшли, фаҗигале үлеменә кадәр урманчылыкта хезмәт куя.

“Ул ватанпәрвәр, яраткан һәм яратучы абый, ир һәм әти булды, – дип уртаклашты тәтешле ханым. – Хәзерге буынның ватаныбыз хакына җиңү яулап алган һәм алар хезмәте белән нык булган кыю кешеләргә тиңләшүе сө­ендерә” 
 

Фото Козловларның гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев