Журиннарның ике генералы
Генерал дәрәҗәсенә ирешү һәркемгә дә бирелмәгән, әмма Тәтеш районында туып-үсүчеләр арасында моңа ирешкән бер үк фамилиядәге ике кеше бар.
(Тәтеш, 24 март, "Тәтеш таңнары", Елена ВИКТОРОВА, Олег ЕВСЕЕВ материаллары буенча әзерләнде). Танылган якташлар арасындагы туганлык элемтәсенең эзенә төшәргә насыйп булмады. Югыйсә, моның шулай булуы да ихтимал.
ГЭС, заводлар төзегән
Владимир Дмитриевич Журин (рәсемдә) 1891 елда Тәтештә туа, аның әтисе, сәүдәгәр, шәһәр башлыгы була. Булачак инженер-гидротехникның гаиләсе нинди сәбәпләр белән һәм кайчан безнең шәһәрдән китүе – билгесез, ләкин 1918 елда инде ул Петроград политехник институтын бик яхшы билгеләренә тәмамлый. Егерменче еллар башында Урта Азиягә китә – анда, Гражданнар сугышыннан соң, җирле кешеләргә – азык, ә илгә мамык һәм энергия бирер өчен, гидротөзелеш башлана. 35 яшендә Ташкентта Урта Азиянең су хуҗалыгы проблемаларын өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү институтын оештыра һәм тикшерүчеләрдән, проект ясаучылардан көчле команда җыя.
Владимир Дмитриевичны 1930 елның декабрендә кулга алалар, ун елга лагерьгә хөкем итәләр. Беломорстройга җибәрәләр, анда Беломорск-Балтыйк су юлы төзелеше белән шөгыльләнүче конструктор бюросында проект техник бүлеге начальнигы итеп билгелиләр. Ике елдан соң вакытыннан алда иреккә чыгаралар. Аннары ул Мәскәү – Идел (Дмитлаг) төзелеш каналының баш инженер урынбасары була. Менә инде чынлап та, “Аллаһның юлы акыл ирешмәслек”!
Якташыбыз Угличск һәм Рыбинск ГЭСы (Волгострой) проектлары авторы булып тора. Владимир Дмитриевич Бөек Ватан сугышы башланганда Волгострой корылмасын маскировкалау һәм Идел буйлап оборона сызыклары күтәрү белән җитәкчелек итә, ә 1942 – 1944 елларда – Түбән Тагил металлургия заводы, аннары Широковск һәм Вилухинск ГЭСлары төзелешләре үзәгендә була. 1946 елдан алып һәм гомеренең азагына кадәр В. В. Куйбышев исемендәге Мәскәү инженерлык-төзелеш институтының гидравлика һәм гидромеханикалаштыру кафедрасына идарә итә, фәнни хезмәтләр яза, эре гидроузеллар кабул итү буенча экспертизага җитәкчелек итә.
Угличск ГЭСы бинасы янында бюст тора, постаментка: “Төзелешнең баш инженеры Журин Владимир Дмитриевич”, – дип язылган, Тәтеш шәһәрендә туган галим һәм генерал ышанычлы итеп еракка төбәлгән.
Хәрби инженер
Евгений Михайлович Журин язмышы турында без әллә ни күп белмибез. Ул 1904 елда Тәтештә туа. Петроградта Кызыл Байрак хәрби-инженерлык мәктәбендә укый. Ул – Бөек Ватан сугышында катнашучы. Полковник И. Г. Старинов хатирәләреннән: “56нчы армия штабында без барыннан да элек инженерлык гаскәрләре начальнигы, майор Журинны эзләдек. Евгений Михайлович Журин, озын буйлы, нык гәүдәле, йөз торышы зур, уйлап эш итүчән, ашыкмаучан кеше дигән фикер барлыкка килде. Аның сөйләшүе дә акрын, әйтерсең лә әйтелгән һәр сүз үлчәнеп барыла. Озак, җентекле итеп аралашты, төрле рәвештә китерелгән каршылыклар вакытында карашларыбызны күзәттек һәм фикерләребез уртак дип ачыкладык”.
Тәтеш районы кешесе Бөек Ватан сугышы елларында үзен чын батыр буларак күрсәтә, Богучар тирәсендә Дон аша кичү төзегәндә Хәрби совет биремен үти, Төньяк Кавказ тау итәгендә оборона чикләрен көчәйтү белән шөгыльләнә, моның нәтиҗәсендә дошман туктатыла. Евгений Журин 18нче армия һөҗүмгә күчкән вакытта Кубань елгасы аркылы юка боз буенча кичүне җиһазлауга шәхсән җитәкчелек итә. 1943 елда яралана. Сугышны инженер гаскәрләр генерал-майоры исеме белән тәмамлый. Белоруссия хәрби округының инженерлар гаскәре штабы начальнигы вазифасында хезмәт куя, В. В. Куйбышев исемендәге хәрби-инженер академиясе кафедрасында укыта. Гомеренең соңгы елында Мәскәү тау институтының хәрби кафедра начальнигы була.
Кораллы көчләр ветераны Борис Миланов хатирәләреннән: “Евгений Михайловичны армиянең пилотбүлек начальнигы Леонид Ильич Брежнев та белде һәм хөрмәт итте. Без, кичәге мәктәп укучылары, генерал Журиннан шүрли идек. Аның гәүдәсе генералларча олы, йөз торышы зур, тавышы командирларча кырыс иде. Әмма генерал Журин тормышта бөтенләй башкача булып чыкты. Комсомолчылар аңа 18нче армия сугышкан урыннар буйлап походта катнашырга үтенгәч, ул бернинди икеләнүләрсез ризалашты, югыйсә аңа ул вакытта 62нче яшь киткән иде. Җәяүләп һәм җилкәгә палаткалар, рюкзаклар күтәргән килеш без аның белән Кара диңгез яры буйлап Туапседан Таманига кадәр бардык. Евгений Михайлович сугыш булган урыннарны күрсәтте, полкташлары – Новороссийскида һәм аның тирә-ягында яшәүче шул еллардагы кешеләр белән таныштырды”.
Тәтештә төрле елларда туган ике генералның язмышы менә шундый. Укучыларыбызның кайберләре аларның биографияләрен дөньяга танытып, Журиннарның шәһәребездән кайчан һәм нинди сәбәпләр аркасында китүе, аларның балачагы нинди урамнарда узуы турында бәлкем сөйләр әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев