Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
#БезненГеройлар

Комиссариатка үзе шалтыраткан

Махсус хәрби операциядә катнашучы Рамил Хисамов­ның исеме безнең газетада берничә тапкыр яктыртылган иде инде.

Егет кадет мәктәп-интер­натында укыган һәм инде бишенче сыйныфтан ук үзен сәләтле, намуслы укучы, кодрәтле иҗтимагыйчы буларак күрсәткән. Аның катнашыннан башка бер генә чара да үтмәгән. Башка кадетлар белән бергә ул Кадет даны музеенда экскурсияләр уздырган, Мәскәү өчен барган сугышка багышланган “Алтын эполет” Бөтенроссия кадет слетында катнашкан. Сәяхәт вакытында аңа Бөек Ватан сугышы ветераннары белән аралашу ошаган, алар арасында өч Советлар Союзы Герое да булган. Алар сугышчан үткәннәре турында яшь буынга бик теләп сөйләгәннәр. Ветераннар тарафыннан үткәрелгән “Батырлык дәресләре” мәңгегә хәтерендә уелып калган. Слетта катнашучылар Мәскәүдәге Көнбатыш хәрби округының мотоукчы берләшмәләренең берсендәге территориядә яшәгән. Рамил хәрби хезмәткәрләрнең тормыш һәм көнкүреш шартларын, заманча кораллар һәм хәрби техникаларның үрнәкләрен кызыксынып өйрәнгән. Тәтешле хәрби-гамәли спорт төрләре буенча ярышларда үзенең осталыгын күрсәткән, призлы урын алган.

Укыту һәм тәрбия барышлары һәрчак бердәмлектә уза. Яшь егеттә  уку эшчәнлеге барышында гаилә тәрбиясе белән бергә югары әхлакый сыйфатлар барлыкка килгән.

– Взвод командиры булган Рамилнең патриотларча әйдаманлык сәләте шул елларда ук инде күренде, – дип искә төшерә батыр егет белән бергә редакциягә очрашуга килгән аның сыйныфташы һәм дусты Раиф Нугаев.  

Рамил Хисамов махсус хәрби операциянең хәрби хәрәкәтләр зонасында узган елның октяб­реннән хезмәт итә. Хезмәт итү вакытында ул икенче тапкыр үз өенә ялга кайтты.  

Ут сызыгында барган хәлләр турындагы яңалыкларны Интернет һәм телевидениедан карау бер төрле булса, тарихи вакыйгаларда катнашучыларның үзләре сөйләгәннәрне ишетү бөтенләй башкача, шуңа да без, шул мөм­кинлектән файдаланып, ­Рамилны редакциягә чакырдык.

– Ул ярдәмчел, ихлас, булышлык күрсәтүдән беркайчан да баш  тарт­мый, – дип дәвам итә Раиф. – Без мәктәптә дуслаштык, минем берничә тапкыр Рамилнең өенә дә барган булды. Аннары аралаша башладык, әти-әниләребез дә дуслашып киттеләр.   

Ике дус һәрчак элемтәдә. Сүз уңаеннан, Раиф Рамилгә аерым бер ярдәм күрсәтә – аңа посылкалар әзерләп җибәрә. 

– Мин армиягә сыйныфташлар арасында беренчеләрдән булып 2018 елда киттем. Костромадагы 331 нче гвардиянең парашют десанты полкында хезмәт иттем. Аннары контрактка имза куйдым, теләгем Сириягә эләгү иде, – ди Рамил. – Армия хезмәтеннән соң, 2020 елның 27 декабрендә өйгә кайттым, ә инде 2021 елның 7 гыйнварында Самарадагы нефть эшкәртү производствосында үземнең хезмәт биографиясен башлап җибәрдем. Анда абыем Альберт яши. Өлешчә мобилизация игълан ителгәч, исемлектә мин бармы икәнлегенә төгәллек кертү өчен Тәтештәге хәрби комиссариатка шалтыраттым. “О, Рамил, син бар! Иртәгә кичке сәгать дүрттә син медицина тикшерүе узасың, ә бер көннән соң – җибәреләчәксез!” – дип җавап бирде хәрби комиссар. Мин бу яңалыкны тыныч кабул иттем, чөнки махсус хәрби операция зонасында һәр сугышчы бик мөһим.   

Ул үзе артыннан барысын да “өзә”: эшеннән, университеттан китә, арендага алынган фатир ачкычларын тапшыра һәм яңа вакыйгаларга юл тота. Без тиешле саклык чараларын үтәп, Рамилнең нинди частьтә һәм кем булып хезмәт итүен язмыйбыз. Яшь якташыбызның хәрби бурычын намус белән үтәве турында аның “Батырлык өчен” медале әйтеп тора.

– Шул вакыт эчендә күп нәр­сәләрне аңладым. Барыннан да бигрәк тирә-юнемдә кемнең кем икәнлеге ачыкланды. Әйтергә кирәк, бу да шулай ук үзенә бер төрле кыйммәткә ия, – дип уртак­лаша Рамил. – Фронтта һәркем үз бурычын белә. Иптәшләреңә ышану, алардагы  җаваплылык һәм үз-үзен аямау­чанлык хәрби сәләтлелекне, кыюлыкны арттыра, курку хисен җиңәргә ярдәм итә. Әлбәттә инде өйгә Җиңү белән кайту теләге гаять зур. 

Очрашу кыска булды, яшь егетләр ашыкты – һәр минуты исәптә, туганнары көтә. Без бер-беребезгә матур теләкләр әйтеп саубуллаштык. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев