Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
#БезненГеройлар

Тәтешне яратты...

Июльнең соңгы якшәмбесендә Тәтештә хәрби диңгезчеләр, флот ветераннары, хәрбиләрнең гаилә әгъзалары бөтен ил белән бергә Хәрби-диңгез ­флоты көнен билгеләп үтә. аны алды, ни аяныч, һәлак булганнан соң.

(Тәтеш, 28 июль, «Тәтеш таңнары», Мәдинә Ибәтуллина).  Бергә җыелгач, хәрби-диңгез флотының традицияләрен һәм җиңүләрен, Россия диңгезчеләренең каһарманлык һәм батырлык үрнәкләрен искә алалар.

Якташыбыз Даниил Маршев барлык буын өчен, аеруча да үз тормышларын хәрби хезмәт белән бәйләргә хыялланган егетләр өчен, шундый батыр һәм үрнәк солдат булып тора. Хәрби-диңгез флоты бәйрәме алдыннан без аның әтисе Андрей Дмитриевич белән сөйләштек, ул Севастопольдә, Балаклавта, чик буе гаскәрләре сакчы корабльләренең Кызыл Байрак 5 нче аерым бригадасында хәрби хезмәт юлы узган.

–  Мин чик буеның “Антарес” чик сакчысы кораблендә хезмәт иттем, ул диңгездә гаять зур тизлектә – 63 узелда бара иде. Әлеге корабльләрнең аерылып торган төп билгесе су асты канатлары булуда. Корабль борынындагы пушка, комендор буларак, минем карамакта иде, – дип искә төшерә Андрей Дмитриевич. – Армия хезмәтеннән соң стендка ату белән шөгыльләнүемне дәвам иттем, СССРның спорт мастеры нормативын үтәдем. Безнең җыеннар ике ел рәттән Кырымда үтте, шуңа күрә миңа үз командам белән очрашу бәхете насыйп булды. Мин командирда кунакта да булдым. Диңгез мәңгегә минем күңелдә. Диңгезне яратуым улыма да күчәр дип кем уйлаган...

Маршевлар гаиләсенең өлкән улы – Даниил Тәтештә туган. Ул үзендә иксез-чиксез Ватаныбызга мәхәббәтне Иделнең текә ярлары киңлегендә тоеп үскән. Шәһәрдәге 1 нче мәктәптә икенче уку елын тәмамлаганнан соң, әти-әнисе белән бергә Казанга күченгән. 

– Аларның мәктәптә биш көнлек уку иде, ә аның элекке сыйныфташларының – алты көнлек. Шуңа да Даниил сыйныфташлары белән бергә дәресләрдә утырырга өлгерер өчен һәр шимбәдә туган шәһәренә омтылды – Лилия Петровна Кос­тюнина рөхсәт итте.  

Тәтешне яратты... Энергетиклар көллиятен тәмамлагач, аны моннан Кара диңгез флотына алдылар. Кырымда хезмәт итте. Бер елдан кайтты һәм энергоуниверситетка укырга керде, аннары МЧСта эшләргә теләде. Төрле яклы үсештә, кызыксынучан иде, спортны яратты, ул үзен эзләде. Икенче курстан соң сумкасын җыйды да Севастопольгә, Нахимов югары хәрби-диңгез училищесына укырга керергә китте. Катгый сайлап алу узды, шулай да ул ниятләгән максатына – хәрби йөзүче булуга иреште. Максатчанлыгы гаҗәеп көчле иде. Бокс, йөзү, теннис, җиңел атлетика белән шөгыльләнде – үзен спортның барлык төрләрендә сынап карады. Уку вакытында ишкәкле-җилкәнле ике төрдәге спорт буенча тренер аны үз янына чакырды. Ике ел эчендә аның командасы бары тик ­призлы урыннар гына яулады. Даниилга ишкәкле-җилкәнле ике төрдәге спорт буенча Россиянең спорт мастеры исеме бирделәр. Без барыбыз да гаҗәпләндек: ничек? Энесе белән аларның яшь аермасы 12 ел булса да туганлык җепләре бик нык иде. Китәр алдыннан ул аңа ярты ел эчендә төрле катлаулы күнегүләр ясарга өйрәнергә, файдалы китаплар укырга, фильм­нар карарга дигән бурыч куйды. Барлык күрсәтмәләрен һәм теләкләрен язып, стенага беркетеп калдыра иде. Алар берсүзсез үтәлә иде: олы абый – һәр ­яктан үрнәк.

Укуын тәмамлаганнан соң җитәкчелек аңа фәнни-тикшеренү эше белән шө­гыльләнергә тәкъдим итте, ләкин ­Даниил чын хәрби офицер булачагына ныклап торып ышанды. Владивостокка китте, аны Русский утравына, диңгездәге махсус билгеләнештәге Холуай бухтасына җибәрделәр. Ул аз сүзле иде, үзенең кайдалыгын һәм ничек икәнлеген сөйләмәде, бары тик: “Минем бурыч – кайда кыен шунда булу”, – диде. 
Махсус хәрби операциягә китәр алдыннан Даниил иртәнгә кадәр Тәтеш урамнары буйлап йөрде. Берүзе. Туган шәһәренең җылысын, мондагы мохитне гомер буена күңелендә калдырырга теләгәндер, күрәсең. Кайда баруын, алда аңа ниләр кичерергә туры киләсен аңлады, – дип уртаклаша Андрей Дмит­риевич. – Бервакыт: “Их, “батырлыкны” алырга иде! “Батырлык” – ул Батырлык Ордены дигәнне аңлата. Бу аның өчен иң хөрмәтле сугышчан орден – чын ир-егетләр ордены иде. Ул аны алды, ни аяныч, һәлак булганнан соң.   

фотоны Андрей Маршев такъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #БезненГеройлар