17 май 2018 яңалыклары
-
Хөкүмәттә пенсия яшен арттыру хакында киңәшмә була
Пенсия яшен арттыру турындагы закон быел җәй үк кабул ителергә мөмкин.
-
Халык өчен кайнар линия телефоны ачылачак
Хәрби хезмәткә чакырган вакытта хокукый ярдәм күрсәтү максатында 2018 елның 18 маенда халык өчен кайнар линия телефоны ачылачак.
-
Волейбол да уйнадылар
Тәтештә ТР Идел аръягы сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең “Сәламәтлек-2018” Спартакиадасы узды.
-
Тәтешнең җинел атлетчылары ярыш призерлары
балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең җиңел атлетика бүлеге шәкертләре спорт казанышлары тартмасын дүрт алтын һәм өч бронза медаль белән тулыландырды.
-
Район гәҗите – өлкәннәргә матур бүләк
“Колос” агрофирмасы, “Р. Г. Сафиуллова” КФХ, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җирле бүлек җитәкчесе Рима Сафиуллова районда беренчеләрдән булып “Подписка бүләк ит-2018” хәйрия акциясен хуплап, Кызыл Тархан, Жуково, Берлек, Сөендек, Башчы авылларындагы кырык хезмәт ветеранына агымдагы елның II ярты еллыгына “Тәтеш таңнары” гәҗитен бүләк итте.
-
“Тәтеш таңнары” – сезнең гәҗит!
Подписка кампаниясе кысаларында 2018 елның икенче ярты еллыгына 10нан 20 майга кадәр ташламалы бәядән язылу ункөнлеге бара.