Татарстанда 5 меңнән артык гаилә ана капиталы акчаларын балаларына белем бирүгә файдаланды
Ана капиталы акчаларын белем бирү хезмәтләреннән файдалануга куллану мәктәп яки югары уку йорты белән генә чикләнми – аның белән баланы мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениләренә йөрткән, түгәрәкләрдә, секцияләрдә шөгыльләнгән һәм курсларда белем арттырган өчен түләргә мөмкин. Иң мөһиме, оешманың белем бирү эшчәнлегенә лицензиясе булсын. Гаризаны онлайн форматта юлларга яисә Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтенә барып тапшырырга мөмкин.