Рәмис Сафиуллов авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һәм агросәнәгать комплексы ветераннарын котлый
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һәм агросәнәгать комплексы ветераннарын котлый

11 октябрь – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районының авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һәм агросәнәгать комплексы ветераннарын котлый:

– Авыл хуҗалыгы Тәтеш районы икътисадының иң мөһим тармакларының берсе булып тора. Район халкының яшәеш дәрәҗәсе, сәламәтлеге һәм иминлеге күп яктан сезнең хезмәт нәтиҗәләренә бәйле. Сезнең хезмәтегез – кеше тормышының нигезе, ул азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә һәм илебез икътисадын ныгытуга юнәлдерелгән! 

Район аграрийлары махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларыбызга даими рәвештә гуманитар ярдәм күрсәтә. Киеренке хезмәтегезгә карамастан, яклаучыларыбызга ярдәм итү өчен көч һәм мөмкинлек табуыгыз, махсус хәрби операция зонасына үзегез барып, иң кирәкле әйберләрне илтеп җиткерүегез өчен рәхмәт сезгә. Сезнең гражданлык позициягез, битараф булмавыгыз һәм Җиңүгә булган уртак хезмәткә керткән өлешегез – бәяләп бетергесез.

Тәтеш районының барлык авыл хуҗалыгы һәм агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә һәм ветераннарына эшкә тугрылыклары, гаять зур җаваплылыклары һәм үз-үзләрен аямыйча хезмәт куйганнары, авыр, әмма бик мөһим хезмәтләре, һөнәри осталыклары, түземлелекләре, туган җиргә булган мәхәббәтләре өчен чын күңелдән рәхмәтемне һәм ихлас ихтирамымны белдерәм.

Сезгә һәм гаиләләрегезгә чын күңелдән сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм җитешлек телим!
 


Нет комментариев