Җәмгыять

Тәтештә җылы һәм күңелле бәйрәм концерт булды

Сәхнәгә яшь артистлар чыкты.

25 ноябрьдә, Әниләр көне алдыннан, өстәмә белем бирү үзәгендә иң кадерле кешеләргә - ӘНИЛӘРГӘ багышланган җылы һәм күңелле бәйрәм концерт булды.

Сәхнәгә яшь артистлар чыкты, алар үзләренең номерларын бик тырышып әзерләгәннәр иде. Һәр чыгышта - моңлы җырларда, сәнгатьле биюләрдә, күңелне нечкәртә торган шигырьләрдә ихлас мәхәббәт һәм рәхмәт хисләре сизелеп тора иде. Балалар дулкынландылар, ләкин нәкъ менә бу аларның чыгышларын аеруча кыйммәтле итте — алар бит үзләренең иң якын кешеләренә хис-кичерешләрен бүләк иттеләр.


Нет комментариев