Зур Әтрәч авылында «Һәрвакыт булсын әни» дигән әдәби сәгать узды
Җәмгыять

Зур Әтрәч авылында «Һәрвакыт булсын әни» дигән әдәби сәгать узды

Чарада Зур Әтрәч мәктәбе укучылары һәм «Кызыл миләш» фольклор ансамбле коллективы катнашты.

Әниләр көне якынлашканда Зур Әтрәч авылы китапханәчесе Зөбәрҗәт Хәйруллина «Һәрвакыт булсын әни» дигән әдәби сәгать үткәрде.

Чарада Зур Әтрәч мәктәбе укучылары һәм "Кызыл миләш" фольклор ансамбле коллективы катнашты. Китапханәче бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, әниләр турында бик күп әсәрләр язылуы, җырлар, шигырьләр иҗат ителүе турында сөйләде.

- Әни – безнең һәрберебез өчен иң кадерле кеше, һәм безгә ничә яшь булса да, безгә һәрвакыт әни, аның назлы һәм ягымлы куллары, аның игелекле һәм сизгер йөрәге кирәк. Чара барышында әниләр турында иң ягымлы, иң назлы шигырьләр яңгырады. Чарага "Минем әни, дөньяда иң яхшысы" фотозонасызөбәрҗәтуеллы. Ахырдан "Әнигә мәхәббәт белән» дигән китаплар белән танышу булды, - дип уртаклашты Зөбәрҗәт Хәйруллина.

Фотоны Зөбәрҗәт Хәйруллина тәкъдим итте


Нет комментариев