Патроннар саклаган өчен хөкем ителгән
Җәмгыять

Патроннар саклаган өчен хөкем ителгән

Тәтеш район судында 1988 елгы җирле кешегә карата, сугыш кирәк-яракларын законсыз рәвештә сатып алу һәм саклау турындагы җинаять эше каралган.

Тикшерү барышында ачыкланганча, ир-ат социаль челтәрләр аша патроннар сатып алу турында килешү төзегән. Заказны интернет аша рәсмиләштергән, ә курьер аны турыдан-туры өенә китереп тапшырган.

Гаепләнүченең әйтүе буенча, якынча сигез ел элек ул тавышсызландырылган коралдан атуны имитацияләү өчен патроннар сатып алган.  

Патрон. фото яи ярдәмендә барлыкка китерелгән

Сугышчан патроннар белән атып булмый торган һәм мишеньгә зыян китерә алмый торган итеп үзгәртелгән сугыш коралын яки аның күчермәсен тавышсызландырылган корал, дип атыйлар. Сатып алынган патроннар арасында 7,62 калибрлы сугыш патроннары да булган. Алар көпшәсе сырлы булган ау коралыннан ату өчен билгеләнгән. Экспертиза нәтиҗәләре буенча, әлеге патроннар сәнәгать ысулы белән җитештерелгән.

Суд утырышы барышында ир-ат бу хакта “аларны сейфка алып куйдым да, онытылган”, дип белдергән. Шулай итеп, патроннар берничә ел буе аның өендә сакланган. Быелның 21 августында гына, оператив-эзләү чаралары барышында, аларны Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге хезмәткәрләре тапкан.

– Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды, кылган гамәле өчен үкенүен белдерде һәм мондый хәлнең башка кабатланмаячагын вәгъдә итте. Суд аңа яшәү урыны буенча ике елга иреген чикләү рәвешендә җәза билгеләде. Хөкем ителүче җинаять-башкарма инспекция рөхсәтеннән башка яшәү һәм тору урынын үзгәртә алмый, шулай ук район чикләреннән чыгып китәргә хокукы юк, – дип хәбәр итә Тәтеш прокуратурасы хезмәткәрләре.

Исегезгә төшерәбез: утлы коралны, аның төп өлешләрен һәм сугыш кирәк-яракларын законсыз сатып алу, тапшыру, саклау, ташу, почта аша җибәрү яки йөртү өчен биш елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тоткан җинаять җаваплылыгы каралган.

Шул ук вакытта коралны һәм сугыш кирәк-яракларын үз теләге белән тапшырган кеше җинаять җаваплылыгыннан азат ителә. Шуңа күрә өйдә табылган яки туганнардан мирас булып калган патроннарны “кирәге чыгар әле” дип сакларга түгел, ә полициягә тапшырырга кирәк.


Нет комментариев