«Шәҗәрәләр – нәсел агачы » төбәкара фәнни-гамәли конференциясе
Җәмгыять

«Шәҗәрәләр – нәсел агачы » төбәкара фәнни-гамәли конференциясе

Тәтеш кадет интернат-мәктәбе укучычы чыгыш ясады.

«Шәҗәрәләр-нәсел агачы» XII төбәкара фәнни - гамәли конференциясе" Казан шәһәрендә М.И.Махмутов исемендәге гимназиядә булып узды. Аның эшендә илебезнең төрле төбәкләреннән шәҗәрәләрне өйрәнү белән шөгыльләнүче 90 нан артык укучы һәм укытучылар катнашты."Шәҗәрәләрне өйрәнү тарихы " номинациясендә Тәтеш кадет интернат-мәктәбе вәкилләре чыгыш ясады:

Нуруллина Алия, 11 класс кадеты;

Сиякина Нәфисә Равил кызы, туган тел һәм әдәбият укытучысы, остаз, фәнни җитәкче.

"Шәҗәрәләр – нәсел агачы " төбәкара фәнни-гамәли конференциясе. Фото: социаль челтәрләр

Алар конференциягә татар телендә «Бикбаевлар (Уткузовлар) шәҗәрәсе: Казан тарихы контекстында нәсел тарихы» проектын тәкъдим иттеләр. Үз чыгышында Алия генеалогик эзләү методларын бик яхшы белүен күрсәтте. Остазы ярдәмендә архив документларын, метрика китапларын һәм гаилә риваятьләре материалларын өйрәнеп, ул Бикбаевлар (Уткузовлар) ыруг агачының төп ботакларын торгызып кына калмый, гаиләнең шәхси тарихы Татарстан башкаласы тарихының масштаблы полотносына үрелап барылганын исбат иткән. Жюри тикшеренүнең тирәнлеген югары бәяләде һәм проектны Лауреат Дипломы белән бүләкләде.

Чын күңелдән Алия белән Нәфисә Равил кызын лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба да иҗади уңышлар телибез!


Нет комментариев