Тәтештә 14 яшьлек үсмерләргә паспортлар тапшыру тантанасы булды
Көн темасы

Тәтештә 14 яшьлек үсмерләргә паспортлар тапшыру тантанасы булды

------

Тәтештә «Барс» спорт-сәламәтләнлерү комплексында 14 яшьлек үсмерләргә паспортлар тапшыру тантанасы булды. 

Бәйрәм Гөлнара Әбелханова башкаруында бик символик «Русское небо» җыры белән башланып китте. Аннары Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.

Бәр яшүсмер өчен паспорт алу — дулкынландыргыч минут: бу олы тормышка беренче җитди адым. Балалар белән бу шатлыкны уртаклашырга дәрәҗәле кунаклар: Тәтеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Садриев; «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча филиалының Тәтеш районындагы социаль координаторы Радик Шәмсетдинов; Тәтеш районы буенча РФ ЭЭМ идарәсенең җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция начальнигы урынбасары Геннадий Сорокин; махсус хәрби операциядә катнашучылар Дмитрий Кузнецов һәм Альберт Бәдретдинов; шулай ук Тәтеш районында «Беренчеләр хәрәкәте»нең баш белгече Елена Борисова килде.


Нет комментариев